Яшен вакытында җилнең тизлеге 17-22 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар.
(Тәтеш, 15 июль, "Тәтеш таннары"). Бүген, 15 июльдә, Татарстанда һава шартлары бозылачак.
Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшем ихтималы аз, көндез һәм кич республика буенча һәм Казанда кыска вакытлы яңгырлар явачак. Урыны белән боз яварга мөмкин.
Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Яшен вакытында җилнең тизлеге 17-22 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә синоптиклар.
Төнлә һава температурасы 10...15, көнбатыш районнарда 18, көндез 26...31 градус, ә көньяк районнарда тагын да эссерәк булачак.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/14-07-2021/tatarstanda-kabat-yashenn-r-k-chle-il-m-boz-yavu-k-tel-5830325
фото: архив/Авангард
Нет комментариев