47 яшьлек шәһәрле дәүләт автоинспекциясе хезмәткәренә ришвәт бирергә тырышкан өчен хөкем ителгән.
– Судта ачыкланганча, гаепләнүче 2024 елның мартында иртәнге сәгатьләрдә, алкоголь исереклеге билгеләренә ия булган килеш, машина белән идарә иткән һәм дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган. Инспектор ир-атка патруль машинасына кереп, исереклеккә тикшерү үтәргә тәкъдим итә һәм сулыш алган һавада алкогольнең рөхсәт ителгән концентрациясе ачыклана. Аннары дәүләт автоинспекциясе инспекторы, прибор нәтиҗәләренә шикләнеп, ир-атка үзәк район хастаханәсенә медицина тикшерүенә барырга тәкъдим итә, әмма ул баш тарта. Шуннан соң, патруль автомобилендә утырган чакта, административ җаваплылыкка тартылудан качу максатыннан, дәүләт автоинспекциясе инспекторына ришвәт итеп 15 000 сум акча тапшыра, аларны алгы пассажир утыргычы алдындагы бардачокка куя. Әмма дәүләт автоинспекциясе инспекторы ришвәт алудан баш тарта, – дип хәбәр итә прокуратура хезмәткәрләре. – Гаепләнүче җинаять кылуда үз гаебен тулысынча таныды, кылган эше өчен үкенә. Җәмәгать куркынычлыгы дәрәҗәсен һәм шәхесен исәпкә алып, суд аны ике ел сынау срогы белән шартлы рәвештә ике елга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләде.
Нет комментариев