Снайперлык хезмәте остасы
Чуаш Чурапанында туып-үскән Николай Аксаков Волхов фронтында иң танылган снайперларның берсе булган.
Ватанны саклаучы турында безгә Олы Тархан урта мәктәбе укытучысы Равил Бускин документаль мәгълүматлар буенча сөйләде:
– Тыныч вакытта укытучы булып эшләгән Николай Аксаковның элеккеге Волхов фронты командующие Кирилл Мерецковтан бүләккә алган снайпер винтовкасы булган.

Өлкән сержант Николай Павлович Аксаков сугышчан мохитнең авыр шартларында үзен искиткеч оештыру сәләтенә һәм шәхси батырлыкка ия булуын, үзен ихтыярлы, инициативалы, югары дәрәҗәдә тәртипле командир итеп күрсәткән.
Гамәлдәге частьләр составында булганда ул үзенең атучылар отделениесе белән оста җитәкчелек итеп кенә калмыйча, снайперлык хезмәтен оештыручы һәм сәләтле остаз буларак та танылган. Батальонда ул 32 снайпер әзерләгән, аларның һәркайсы Николай Аксаковның сугышчан тәҗрибәсенә, аның оста атуына һәм дошман белән көрәш алымын тирәтен аңлавына нигезләнгән җентекле әзерлек үткән. Аның турыдан-туры җитәкчелегендә һәм шәхси катнашында ул әзерләгән снайперлар фронтның алгы сызыгына чыкканнар. Алар анда кыю, салкын канлылык белән һәм нәтиҗәле рәвештә эш йөрткән. 1942-1943 елларда Аксаков тарафыннан өйрәтелгән һәм 54нче армия частьләре составында хезмәт иткән снайперлар тарафыннан 314 немец илбасары юк ителгән. Сержант Аксаков үзе, кул астындагылар өчен үрнәк булып, бәрелешләр барышында аерым шәхси батырлык һәм сугышчан осталык күрсәткән. Үзенең сугышчан эшчәнлеге дәверендә ул шәхсән 138 фашистны юк иткән.
Снайпер Аксаков Волхов фронтында һәм 105нче чик буе полкында снайперлар хәрәкәтен үстерүне башлап җибәрүчеләрнең берсе дип саналган. Аның бу эшчәнлеге отделениеләрнең сугышчан хәрәкәтләре нәтиҗәлелеген сизелерлек арттыруга, дошманга җитди зыян китерүгә һәм шәхси составның сугышчан рухын ныгытуга ярдәм иткән.
Яралануына карамастан, якташыбыз Николай Аксаков ныклык, сабырлык һәм Ватанга тугрылык күрсәтеп, сугышчан вазифасын үтәүне дәвам иткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев