Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Табигатьтә талпаннардан ничек сакланырга

Җылы көннәр башлану белән талпаннарның – куркыныч йогышлы авыруларны, шул исәптән талпан вируслы энцефалиты һәм боррелиоз таратучыларның активлыгы артты.

2026 елның 13 маена Рос­потребнадзор идарәсенең эпидемиологик мониторингы мәгълүматлары буенча, куркынычлылык булган эндемик территорияләр исәбенә рес­публиканың 30 районы һәм ике зур шәһәре – Казан белән Яр Чаллы кертелгән, Тәтеш районы әлегә бу исемлеккә керми.

– Эндемик территория статусы биредә тот­рыклы табигый инфекция очкыннары барлыкка килгән дигәнне аңлата, һәм инфекцияле талпан эләктерү ихтималы шактый югары. Моның белән бәйле Тәтеш районы кешеләренә һәм кунакларына урманнарга, паркларга, бакча кишәрлекләренә, башка табигый урыннарга барганда саклык чараларын үтәүләренә аеруча да игътибарлы булсыннар иде, дип мөрәҗәгать итәсе килә. Иң элек киемне дөрес сайларга кирәк: оекбаш эченә кыстырылган озын чалбар, озын җиңле күлмәк һәм баш киеме талпан кадалу куркынычын киметергә ярдәм итә. Ачык төстәге кием сайласаң яхшырак – мондый киемдә талпан тизрәк күренә. Табигатькә чыгар алдыннан киемне һәм тәннең ачык урыннарын, төргәктәге күрсәтмәләр буенча кулланып, репеллент әйберләр белән эшкәртергә киңәш ителә, – дип билгеләп үтә Роспотребнадзор идарәсенең ТР буенча Тәтеш, Буа, Апас, Чүпрәле районнары территориаль бүлеге җитәкчесе урынбасары Олег Мазюкин. 

– Саф һавага чыккан вакытта сукмаклардан йөрергә тырышыгыз һәм биек үскән үләннәр, куаклыклар булган урында сакланыгыз, чөнки талпаннар күбрәк шунда очрый. Һәр 15 – 20 минут саен һәм өйгә кайткач та үзегезне,  янәшәдәгеләрегезне яхшылап тикшерегез, бигрәк тә муен, колак арты, култык асты, касык тирәсе һәм баштагы чәчле урыннарга игътибар итегез. Әгәр табигатькә балалар яки йорт хайваннары белән чыксагыз, аларны да карарга онытмагыз: йорт хайваннары өчен талпаннарга каршы махсус муенсалар, тамыза торган әйберләр һәм спрейлар бар.

Әгәр талпан кадалса, тиз арада чара күрү мөһим. Талпанны мөстәкыйль рәвештә үзегез алмагыз! Медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итегез, анда аны лаборатор тикшерү өчен ТРның гигиена һәм эпидемио­логия үзәгенә җибәрәчәкләр. Талпан кадалганнан соң тән температурасы күтәрелсә, баш авыртса, хәлсезлек яки тешләгән урында кызару барлыкка килсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итегез – бу билгеләр инфекция баруы турында сөйләргә мөмкин.

Агымдагы елда талпаннар кадалганнан соң Тәтеш үзәк район хастаханәсенә ярдәм сорап 3 кеше мөрәҗәгать иткән.  

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев