Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтешләргә пособие биреләчәк

Агымдагы елның 1 ноябреннән балаларга пособие билгеләгәндә ихтыяҗны бәяләү өчен, мобилизацияләнгән гражданнарның керемнәре исәпкә алынмый.

(Тәтеш, 16 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). 
Тиешле кагыйдәләр хөкүмәт карары белән расланды. Ул шулай ук ихтыяҗлыкны бәяләү башкарылган вакытта мобилизацияләнүченең кереме булмавы, хәрби хезмәткәрнең гаиләсенә түләү билгеләгәндә кире кагу өчен нигез булып тормавын күз уңында тота. 

– Әгәр баланың әтисен мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыралар икән, аның элек эшләгән акчасы, хезмәт хакын, премияләр, эшкуарлык кереме һәм башкаларны кертеп, ихтыяҗлыкны хисаплаганда хәзер исәпкә алынмый, – дип аңлата РПФның ТР буенча Тәтеш районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Ирина  Большакова. –  Моннан тыш, әгәр элегрәк гаиләгә мобилизацияләнүченең хезмәт хакы булмау сәбәпле пособие кире кагылган булса, хәзер аның хатыны пособие алу өчен кабат пенсия фондына мөрәҗәгать итә ала. Исәп-хисап ясаган вакытта керемнәр булмау сәбәпле түләүне кире кагу турындагы карар чыгарылмаячак. Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыруны раслаучы документлар гариза бирүче тарафыннан мөстәкыйль рәвештә тапшырыла. Пособие гаиләләргә 6 айга билгеләнә, аның вакыты чыкканнан соң пенсия фондына яңадан гариза бирергә кирәк.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пособие