Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Тәтешлеләрнең әлегә бөтенләй активлыгы юк

“Халык инспекторы” эшен­дә тәтешлеләрнең кимчелеге нәрсә белән яный.

Тәтеш районы башкарма комитеты җитәкчесе, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе рәисе Ирек Садриев “Халык инспекторы” системасының эшчәнлеге турында сөйләде.

– Ирек Әдипович, Тәтеш районында “Халык инспекторы” дәүләт мәгълүмат системасы эшен сез ничек бәялисез?

– Ни аяныч, халык әлегә активлык күрсәтми. Без юллардагы иминлекне һәм район территориясендәге тәртипне яхшырту өчен система биргән мөм­кинлекләрне исәпкә алып, кешеләрдән актив мөрә­җәгатьләр булыр дип көткән идек. Әмма районыбыз халкыннан “Халык инспекторы” системасы аша юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары турында бер генә хәбәр дә килмәде.

– Бүләкләү системасы турында тулырак сөйләгезче. Ул гамәлдә ничек эшли?

– 2024 елның сентяб­реннән алып хокук бозу­ларның 7 категориясе буенча штраф суммасының 25 проценты күләмендә бүләк алырга мөмкин. Мәсәлән, кызыл ут янганда чыккан өчен – 1 250 сум (иң күп 5 000 сум штрафның 25 проценты), иминлек каешын эләктермәгән өчен – 300 сум (1 000 сум штрафның 25 проценты), руль артында телефон кулланган өчен – 435 сум (1 500 сум штрафның 25 проценты) һәм башкалар. Акча кушымтадагы телефон номерына бәйләнгән банк картасына күчерелә. 

– Система эшендә кыенлыклар яки проблемалар бармы?

– Әлбәттә, проблемалар бар, әмма алар хәл ителә торган мәсьәләләр. Шулардан иң мөһимнәре сыйфатсыз видеоязмалар, ялган хәбәрләр һәм техник мәсьәләләр. Кайчакта төшерелгәннәр ачык күренми, шуңа күрә хокук бозуны яки автомобиль номерын ачыклау кыенлаша. Мәсәлән, видеоның озынлыгы 30 секунд булырга тиеш, анда хокук бозу факты һәм мөмкин булганча машина номеры күренергә тиеш. Кайчакта кешеләр хокук бозулар булмаган язмаларны җибәрәләр. Белгечләр һәр мөрәҗәгатьне җентекләп тикшерә һәм мондый гаризалар кире кагыла.

– Сез “Халык инспекторы” системасы юлларда үз-үзеңне тотуның гомуми культурасына йогынты ясый, дип ­саныйсызмы?

– Һичшиксез йогынты ясый, һәм уңай яктан. Машина йөртүчеләр тәртиплерәк була баралар: җәяүлеләрне ешрак үткәрәләр, иминлек каешларын эләктерәләр, кызыл ут янганда чыгып китәргә батырчылык итмиләр. Теләсә кайсы үтеп баручының хокук бозуны теркәп ала алуын аңлау, ­тыючы фактор буларак йогынты ясый.

– Кушымта белән таныш булмаган Тәтеш районында яшәүчеләргә сез нәрсәләр киңәш итәр идегез?

– Минем киңәш гади: “Халык инспекторы” кушымтасын йөкләп алыгыз, дәүләт хезмәтләре аша теркәлегез, инструкция белән танышыгыз һәм районыбызны тагын да имин итәргә ярдәм итә башлагыз. Бу авыр түгел: кызыл төймәгә басасың, хокук бозуның 30 секундлык видеосын төшерәсең, җибәрәсең, әгәр хокук бозу расланса – бүләк аласың.

Иң мөһиме шунысын истә тотыгыз: максат акча эшләүдә түгел, ә юлларыбызны һәм урамнарыбызны барыбыз өчен дә имин итүдә. Һәркем гражданлык позициясе күрсәтсә, нәтиҗәсе озак көттермәячәк.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. 

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев