Реклама
Җәмгыять
Тәтештә Үзәк паркта «Ватанның өч төсе» патриотик акциясен үткәрделәр
Ел саен 22 августта барлык россиялеләр Россия Федерациясе Дәүләт флагы көнен билгеләп үтәләр.
(Тәтеш, 23 август, «Тәтеш таңнары»). Бу көнне балалар китапханәсе хезмәткәрләре Үзәк паркта «Ватанның өч төсе» патриотик акциясен үткәрделәр. Аны Балалар китапханәсе хәбәр итә.
Акциядә катнашучылар Россия флагының барлыкка килү тарихын һәм дәүләт символы буларак раслануын белделәр, триколор төсләрен нәрсә билгеләвен һәм нинди очракларда Россия Федерациясе флагы күтәрелүен искә төшерделәр. Балалар викторина сорауларына җавап биреп, Россиянең төп символлары турындагы белемнәрен тикшерә алдылар. Аннары кәгазьдән уеп ясалган ак, зәңгәр һәм кызыл төстәге кулларына теләгән һәркем Россиягә адресланган яхшы сүзләр һәм теләкләр яза. Очрашу ахырында катнашучылар Россия триколоры фонында фотога төшә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев