Соравым бар.
(Тәтеш, 25 июнь, "Тәтеш таннары").
Транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү срогы ничек исәпләнә?
Тәтеш районы прокуратурасы җавап бирә:
– Административ хокук бозулар турында РФ Кодексының 32.7 маддәсе (алга таба – РФ КоАП) нигезендә махсус хокуктан мәхрүм итү срогы дәвамында тиешле махсус хокуктан (машина йөртү хокукыннан) мәхрүм итү рәвешендәге административ җәза билгеләү турындагы карар законлы көченә кергән көннән башлана.
Махсус хокуктан мәхрүм ителгән затка шул ук махсус хокуктан мәхрүм итү рәвешендә административ җәза билгеләнгән очракта махсус хокуктан мәхрүм итү срогы элек кулланылган административ җәза срогы тәмамланган көннән башлана. Карар законлы көченә кергән көннән алып 3 эш көне эчендә тиешле махсус хокуктан мәхрүм ителгән шофер РФ КоАП 32.6 маддәсе 1 – 3.1 өлешләрендә каралган документларны ЮХИДИгә тапшырырга, ә бу документлар югалган очракта бу хакта күрсәтелгән органга шул ук вакытта хәбәр итәргә тиеш. Махсус хокуктан мәхрүм ителгән зат тиешле таныклыкны тапшырудан читләшкән очракта, махсус хокуктан мәхрүм итү срогы өзелә. Машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү срогы дәвамында зат тарафыннан тиешле ЮХИДИ таныклыгын тапшырган яки аннан алган көннән, шулай ук ЮХИДИ тарафыннан күрсәтелгән документларны югалту турында гариза алынганнан соң дәвам итә.
Нет комментариев