Хөрмәтле “Авангард” газетасы редакциясе ветераннары!
19 май – Татарстан Республикасы Матбугат көне.
Хөрмәтле “Авангард” газетасы редакциясе ветераннары! Татарстан Республикасы Матбугат көне уңаеннан иң ихлас котлауларыбызны кабул итегез!
Бу үзенчәлекле көндә без сезгә газетабызга һәм тулаем район журналистикасына куйган хезмәтегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Сез без хөрмәтләп саклый һәм буыннан-буынга тапшыра торган традицияләрне: укучыга хөрмәт белән карау, һәр нәрсәгә игътибарлы булу, итагатьле итеп аралаша белү, язылган һәр сүз өчен җаваплылык тоюны булдырдыгыз.
Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә район газетасы гади мәгълүмат чыганагы гына түгел, кешеләрне, тәтешлеләрнең төрле буынын хакимият белән берләштерүче күпергә әверелде.
Бүген без сезнең хезмәтегезне дәвам итеп, еш кына сезнең киңәшләрегезне искә алабыз, иң яхшы язмаларыгызны кабат укыйбыз, сездән сүз осталыгына һәм тормышны аңларга өйрәнәбез.
Бәйрәм көнендә сезгә ныклы сәламәтлек, күтәренке рух, иминлек һәм гаилә җитешлеге телибез. Йортларыгызда һәрвакытта тынычлык һәм татулык хөкем сөрсен.
Зур рәхмәт һәм ихлас хөрмәт белән,
“Тәтеш-информ” коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев