Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Зур Әтрәчтә кунаклар кабул иттеләр

Зур Әтрәч авылына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров килде.

Данис Фәнис улы бирегә җирлектә яшәүче Васыйл Юнысовка Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален тапшыру нияте белән аяк басты.

Милләт җитәкчесенә бу сәфәрендә “Интернациональ хатын-кызлар берлеге” ТИО вице-президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Тәтеш бүлеге җитәкчесе Рима Сафиуллова, районның татар милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Асия Ибраһимова һәм педагогика хезмәте ветераны Сәлимә Арсланова юлдаш булды.

– Без авылның иҗ­ти­магый тормышында актив булган, һәр чарада үзеннән зур өлеш керткән Васыйл Юнысовка ихтирам белдерер өчен Зур Әтрәчкә бардык. Ни аяныч, ул бүгенге көндә сәламәтлеге какшау сәбәпле чараларда катнаша алмый. Шулай да аның хезмәте игътибардан читтә калырга тиеш түгел. Авылны тотып торучы, аның тырыш, хезмәт сөючән кешеләренең һәркайсының хезмәте аерым хөрмәткә лаек, – диде Рима Гомәр кызы.

Авылның мәдәният йорты каршында эшләп килүче, Алсинә Фәйзуллина җитәкчелегендәге “Ак чә­чәкләр” ансамбле үзеш­чәннәре шәрәфле кунакларны милли кием­нәрдән, кулларына татлы бавырсак белән каршылап сәламләделәр. Ансамбль башкаруындагы күңелле җырлар очрашуга бәйрәм рухы өстәде. 

Кунакларны авылның саф чишмә суыннан, күмер самавырында кайнатылган, хуш исле мәтрүшкәле чәй белән сыйладылар.
Очрашу ­барышында җылы эчтәлектәге сүзләр һәм якты хатирәләр күп яңгырады. 

Рима Гомәр кызы Әтрәч халкының элек-электән килгән кунакчыллыгын билгеләп үтте, бу җирлеккә беренче тапкыр аяк бас­кан көннәрен тирән дулкынлану һәм якты хисләр белән искә алды. 

Данис Шакиров, үз чиратында, үзешчәннәрнең талантына, милли рухына, авылның бүгенге яшәешенә үзләреннән зур өлеш кертүчеләр булуына соклануын белдерде.

– Бу очрашу авыл кешеләренең күңелендә мәңге җуелмас якты тәэсирләр калдырды, – дип уртаклашты Алсинә Фәйзуллина.

фотоны Алсинә Фәйзуллина тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев