Иң яхшылар исәбенә керделәр
Спорт

Иң яхшылар исәбенә керделәр

Әлеге яхшы күрсәткечләр – спортчыларның һәм аларның талантлы тренерлары Рәшит Габдрахманов һәм Анастасия Рипанованың зур хезмәт нәтиҗәсе.

(Тәтеш, 3 июнь, "Тәтеш таннары"). Тәтеш спорт мәктәбенең җиңел атлетика секциясендә тәрбияләнүчеләр Татарстан чемпионаты һәм беренчелегендә юниорлар арасында (20 яшькә кадәр), 18 яшькә һәм 16 яшькә кадәрге яшүсмерләр һәм кызлар арасында җиңел атлетика буенча иң яхшылар исәбенә керделәр.

Республика беренчелегендә җиңүчеләр һәм призерлар: Венера Камалова (каршылыклар аша йөгерү) – 1нче урын; Варвара Танькова (каршылыклар аша йөгерү) – 1нче урын; Альбина Гарифуллина (диск ыргыту) – 2нче урын; Владимир Устимов (киртәләр аша йөгерү) – 3нче урын;  Виктория Чугунова (диск ыргыту) – 3нче урын.

Татарстан чемпионатында Сергей Столяровка киртәләр белән 400 метрга йөгерүдә мактау пьедесталына менәргә бер адым калды.

Әлеге яхшы күрсәткечләр – спортчыларның һәм аларның талантлы тренерлары Рәшит Габдрахманов һәм Анастасия Рипанованың зур хезмәт нәтиҗәсе.

фото: Рашид Габдрахманов


Нет комментариев