Сәгыйть Ибраһимов “Аю” спорт залы базасында ирекле көрәштән тыш, Тәтеш районында тагын бер спорт төре – японнарның милли көрәшен үстерүгә алынды.
(Тәтеш, 1 май, “Тәтеш таңнары”).
Тәтешлеләр Казанда сумо буенча ярышларда катнашты. Илназ Мингалиев алтын медаль яулады, Тимерлан Мифтахов икенче урынны алды, Дарья Мартынова белән Евгений Кулагин бронза призерлар булдылар.
Сәгыйть Ибраһимов “Аю” спорт залы базасында ирекле көрәштән тыш, Тәтеш районында тагын бер спорт төре – японнарның милли көрәшен үстерүгә алынды.
– Сумо бездә шулай ук киң танылу аласына һәм тагын да күбрәк тәтешлеләрне спорт белән шөгыльләнергә җәлеп итәсенә ышанам, – дип уртаклаша ТРның атказанган тренеры. – Малайлар һәм кызлар арасында сумо буенча Россия Беренчелегенә сайлап алу ярышлары май аенда Нальчикта узачак. Илназны алда җитди көрәш көтә, чөнки Россиянең 30 төбәгеннән йөзләгән яшь сумоистлар медаль өчен көрәшәчәк. Ул районыбызның, республикабызның данын яклаячак.
фото предоставлено Сагитом Ибрагимовым
Нет комментариев