Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Рецепт: Кайнар бутербродлар

Кайнар бутербродлар – ул иртәнге, төшке яки хәтта кичке аш өчен туры килә.

 (Тәтеш, 24 июнь, “Тәтеш таңнары). Кайнар бутербродлар – ул иртәнге, төшке яки хәтта кичке аш өчен туры килә. Әлеге ризык тук­лыклы, тәмле, иң мөһиме вакытны күп алмый. 

Әзерләр өчен кирәк: ак ипи – 5 кисәк; колбаса – 10 кисәк, сыр – 5 кисәк, помидор – 1. Майонез һәм кетчуп – тәменчә. Әзерләп куелган бутербродларны шунда ук кайнар мичкә урнаштырыр өчен, мичне 180 градуска кадәр җылытырга кирәк.  Икмәкнең һәрбер кисәгенә юмарт итеп кетчуп сыларга. Аның өстенә колбаса, помидор һәм сыр куярга. Сырга майонез агызыр­га. Бутербродларны төбе майланган табага тезәргә һәм 15 минутка мичкә тыгарга.
Шул арада бутерброд белән эчәргә кофе яисә чәй пешерергә мөмкин. Икмәк кетердәп торачак, бу йомшак һәм сусыл помидор белән бик тәмле килеп чыгачак. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев