Алар кешеләрнең хокукларын һәм сәламәтлеген саклый
Көн темасы

Алар кешеләрнең хокукларын һәм сәламәтлеген саклый

Татарстанның санитария-эпидемиология хезмәте быел оешу көненә 100 ел тулуны билгеләп үтә.

Санитария хезмәтен оештыруны булдыру гадәттән тыш санитария-эпидемиологик хәл тарафыннан узган гасыр башында кабул ителгән.

 

Тәтештә 1937 елда, рай­онның сәламәтлек сак­лавы вакытында, санэпидстанция оештырылган. Анда җиде кеше эшләгән, Анатолий Гелинны баш табиб итеп билгеләгәннәр. Моннан тыш, шул ук вакытта малярия станциясе үз эшен башлап җибәргән. Надежда Селивановская анда баш табиб булган. Өч елдан соң санэпидстанция районарага әйләнгән, аның составына Буа, Куйбышев, Тархан, Кама Тамагы районнары станцияләре кергән. Ул 18 квадрат метр мәйдандагы бүлмәгә урнаштырылган.

Районда хезмәтне үс­терүгә Ркия Салаватуллина, Людмила Яндаева, Тәскирә Герасимова, Миңсылу Гыймадиева, Галина Яшина, Нина Волкова, Мария Ислюкова, Константин Аверь­янов, Нина Лебедева, Оркыя Камалиева үзләреннән зур өлеш керткән.

Дәүләт санэпидстанция базасында 2005 елда кулланучылар хокукларын һәм кешеләрнең иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт, “Татарстан Рес­публикасында гигиена һәм ­эпидемиология үзәге” булдырылган. ТР буенча Рос­пот­ребнадзор Идарәсенең Буа, Чүпрәле, Тәтеш һәм Апас районнарының территориаль бүлекләрендә бүгенге көндә ТБ начальнигы Олег Мазюкин белән баш белгеч-эксперт Мария Матвеева хезмәт куя. ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге филиалында гомуми гигиена буенча табиб Наталья Хохлова, табиб-эпидемиолог ярдәмчесе Руфия Җамалетдинова, лаборант Елена Антонова, дезинфектор Галина Кутлова, документлар белән эш йөртүче Юлия Спиридонова, шофер Иван Сизов эшли.

“Санитария хезмәте органнары һәм учреж­де­ние­ләре халыкны иммуни­тетлаштыру һәм ВИЧ-ин­фекциясе белән көрәшү, ке­шеләрнең ­инфекцияле чирләрен киметү һәм аларны профилактикалау буенча сәламәтлек сак­лау өл­кәсендә өстенлекле ил­кү­ләм проектларны тормышка ашыруда зур эшләр башкара. Җәйге вакытларда балалар һәм үсмерләр ял иткәндә санитария-эпидемиология иминлеген тәэмин итүгә аерым игътибар бүлеп бирелә. Безнең белгечләр белем бирү уч­реждениеләренә яңа уку елына әзерлек барышында катгый тикшерү үткәрә, балаларның туклану сыйфатын күзәтә. Язын һәм көзен территорияләрне ин­фек­ция­ле чирләрдән про­филактикалау өчен ки­мерүчеләрдән, талпаннан, чебен-черкидән эшкәртү үткәрелә”, – дип сөйли Олег Мазюкин.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә, коронавирус пандемиясе белән бәйле, санитария хезмәте көчәйтелгән тәртиптә эшли: бәйләнеш һәм күзәтчелекне ачыклау тормышка ашырыла, дүрт райондагы оешмаларда, учреждениеләрдә, предприятиеләрдә профилактик чараларны, шулай ук инфекциядән үлүчеләрне җирләү ысулларын үтәү катгый тикшерүдә ­тотыла.

“Хәзерге вакытта без күб­рәк профилактик эш белән шө­гыльләнәбез, ши­ка­ять­ләрне һәм кешеләрнең мө­рәҗәгатьләрен карыйбыз. Аларның күпчелек өлеше яшәү шартларына, кулланучылар хокукларын яклау­га, каты көнкүреш калдыкларын түгүгә кагылышлы”, –  ди Олег Алексеевич.

 

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең территориаль бүлек белгечләре тарафыннан агымдагы елда 37 карар чыгарылган, 7 ­материал ­судка юлланган.


Нет комментариев