1 сентябрь – Белем көне.
(Тәтеш, 1 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). 1 сентябрь – Белем көне. Бүген без беренче кыңгырау, туган мәктәп, сыйныфташларыбыз, олы йөрәкле укытучыларыбызны тагын бер кат искә алабыз.
Белем көне – балачак хатирәсе булып һәрберебезнең күңел түрендә саклана торган көн ул. Иң матур кеше – белемгә омтылган кеше. Белемдә – бәхет, ди бит татар халык мәкале. Шуңа күрә һәрчак белемле булыйк, белемгә омтылыйк! Быел беренче мәртәбә парта артына утыручылар тырышып укысын, бетмәс-төкәнмәс белем хәзинәләрен ачсын. Кайгыртучан укытучыларыбызга изге эшләрендә уңышлар һәм сабырлык юлдаш булсын.
Сезнең "Тәтеш таңнары"
фото: архив/Авангард
Нет комментариев