Үткән чәршәмбедә Тәтештәге Дан Мемориалы янында республика кан үзәгенең мобиль комплексы эшләде.
– Кан тапшырыр алдыннан донорларны табиб тикшерде, гәүдә авырлыгы, буй озынлыгы, кан басымы үлчәнде, мөмкин булган чирләр турындагы мәгълүмат җыелды. Лабороториядә канның гемоглобин күләме, аның резусы һәм төркеме билгеләнде. Бары тик бер тапкыр гына кулланыла торган материаллар файдаланылды, алар процедура тәмамланганнан соң ук утильләштерелде, – дип сөйләде Тәтеш үзәк район хастаханәсенең табиб-трансфузиологы Наталья Ляченкова. – 69 донор кан тапшырды, 12сенә медицина кире кагуы ясалды. Барлыгы 35 литр 397 миллилитр кан алынды. Донор көнендә гражданнарны яклау көллияте студентлары һәм педагоглары, район хастаханәсе, эчке эшләр бүлеге, халыкны социаль яклау бүлеге коллективы актив катнашты.
Нет комментариев