Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

QR-код ни өчен кирәк

Вакцина ясату турындагы сертификатларга һәм КОВИД-19ны кичерүчеләргә QR-кодлар бирелә.

(Тәтеш, 27 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Төрле учреждениеләргә һәм иҗтимагый чараларга барыр өчен 11 октябрьдән QR-кодлар системасы гамәлгә кертелде.

Вакцина ясату турындагы сертификатларга һәм КОВИД-19ны кичерүчеләргә QR-кодлар бирелә. Ул документның идентификаторын һәм аны тикшерү өчен керергә сылтаманы үз эченә алган. Үткәрү тәртибен кертү – ул нәтиҗәле чара. Максаты – авыруларны булдырмый калу. QR-код гражданнарга социаль ерак­лыкны үтәмәү ихтималы булган урыннарда иркенләп йөрү өчен кирәк. 

–     Кешеләрне коронавирустан саклау өчен бүгенге көндә күп көч куела. Вакцина ясату кебек, моңардан тыш, башка бернинди чаралар да юк, – ди район башлыгы урынбасары Евгений Курков. – Мин халык мәнфәгатьләрен яклау өчен Россия Федерациясе хөкүмәте, безнең рес­публика, муниципаль дәрәҗәдә кабул ителә торган чараларга аңлап каравыгызны сорыйм. Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату авырулар санын, авыр хәлдәгеләрнең исәбен шактый киметергә мөм­кинлек бирәчәк. Вакцина ясау өчен кирәкле препаратлар бар, эш урыны буенча, яшәү урыны буенча гына түгел, шулай ук Тәтеш районының торак пунктларына да чыгарга әзер булган табиблар бригадасы эшли. Сездән тагын бер кат уйлап эш йөртүегезне үтенәм. Үз-үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Тәтеш районында 2021 елның 26 октябренә КОВИД-19ның – 96 очрагы (лабораториядә расланган), лаборатор-идентификацияләнмәгән һәм вируслы пневмонияләрнең яңа коронавирус инфекциясе­нең 914 очрагы теркәлгән, – дип хәбәр итә Тәтеш, Буа, Апас районнарында Роспотребнадзорның ТР Идарәсе территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Олег Мазюкин. – Бүгенге көндә 98 кеше изоляциядә һәм медицина күзәтүе астында тора. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү санының артуы күзәтелә. Узган атнада табибларга – 76 кеше, ә бу атнаның 3 көнендә инде 50 кеше мөрәҗәгать иткән. Шулай ук вируслы пневмонияләрнең дә үсеше арта бара – 30 процентка. Безнең район территориясендә күмәк иммунитет булдыру өчен 13 954 кешегә прививка ясатырга кирәк, бүгенге көндә 6730 тәтешле прививканы ясатты, бу планлаштырылганның 48,2 проценты. 

Вакцина ясатмаган һәм соңгы 6 ай эчендә авырмаган 18 яшьтән өл­кәнрәк кешеләрне яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ясату курсын узарга чакырабыз. Медицина буенча кире кагулары булган затларга профилактик чараларны төгәл үтәүләрен сорыйбыз.

Исегезгә төшерәбез:  Татарстанда 2021 елның 11 октябреннән вакцина ясатмаган һәм авырмаган 65тән өлкәнрәк затлар өчен мәҗбүри үз-үзеңне изоляцияләү тәртибе кертелде. Сәламәт булыгыз!

–     Вакцина ясату һәм коллектив иммунитетны булдыру авырмау яки җиңел төрдә чирләү мөмкинлеге булып тора, –  ди Олы Тархан участок хастаханәсе баш табибы Альбина Фазлыева. – Нәкъ тә вакцина ясату үз вакытында кешелеккә кайбер инфек­цияләр­дән  ­ары­­нырга һәм­ эпи­де­­мияләргә каршы көрә­шергә ярдәм иткән. Күпчелек граж­дан­нарның йогышлы тартышу авыруыннан, полио­миелиттан һәм кызылчадан прививка ясатуы нәтиҗәсендә – без әлеге авыруларны үзебезнең тәҗрибәбездә очратмыйбыз. КОВИД-19дан вакцина ясату бүгенге көндә бердәнбер мөмкинлек булып тора. Безнең җәмгыятьтә якыннарыбызның сәламәтлеге өчен җаваплылыкның һәм аңлылыкның өстенлекле булмавы бик борчуга сала. Шуңа күрә хөкүмәткә азаккы чараларга барырга һәм мәҗбүри вакцина ясатуны, QR-кодлар кертергә туры килде. Көн саен безгә авырулар санының артуы буенча күңелсез фаразларга юлыгырга туры килә. Һәр көнне үлем-җитемнәр турындагы мәгълүматларны карыйбыз. Бу эпидемияне туктату безнең көчтән килә. Барырга һәм прививка ясатырга кирәк. Моны һәркем эшләргә тиеш. Аңлы рәвештә.

фото: Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев