Рәмис Сафиуллов танк гаскәрләрендә хезмәт итүче хәрбиләрне һәм ветераннарны котлый
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов танк гаскәрләрендә хезмәт итүче хәрбиләрне һәм ветераннарны котлый

13 сентябрь – Танкчы көне.

Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов танк гаскәрләрендә хезмәт итүче хәрбиләрне һәм ветераннарны котлый:

– Россиянең танк гаскәрләре тарихына йөз елдан күбрәк. Беренче бөтендөнья сугышы кырларында танклар барлыкка килгәннән бирле, алар армиябезнең аерылгысыз өлешенә әверелде.

Танк гаскәрләре тарихына батырлык, кыюлык һәм намус белән сугарылган бихисап сәхифәләр язылган. Сталинград сугышы, Курск дугасы кебек тарихи яуларда күрсәткән батырлыклары һәм фидакарьлекләре халык хәтерендә мәңге сакланачак.

Бүгенге көндә танкчылар махсус хәрби операция зонасында алгы сызыкта батырлык һәм ныклык күрсәтеп, үзләренең хәрби бурычларын үтиләр. Алар үзләреннән алдагы буыннарның данлы традицияләрен дәвам итеп, илебез мәнфәгатьләрен яклыйлар, гражданнарыбызның иминлеген тәэмин итәләр.

Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, хезмәтегездә уңышлар телим. Көчегез һәм тәвәккәллегегез һәрвакытта җиңүгә илтсен, ә йортларыбызда тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен!
 


Нет комментариев