Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Районның үзенчәлекле кешеләре

Тәтеш районындагы үзенчәлекле һәм танылган кешеләр турында гәҗит укучыларыбызга сөйләүне дәвам итәбез.

(Тәтеш, 12 апрель, «Тәтеш таңнары»).  Без яза торган кешеләрнең күпчелеге тәтешлеләргә таныш, әлбәттә. Әмма, язма геройларыбыз биографиясеннән кайбер нәрсәләр укучыларыбыз өчен ачыш булуы да ихтимал.

Владимир Нестеров
Өлкән буын шәһәрлеләр үзәк парктагы узып-китеп йөргән кешеләрне озак вакытлар каршылап-озатып калган кисеп ясалган баһадирларны яхшы хәтерлидер. Ә Чәй йорты фойесындагы панно һәм Троицк чиркәвендәге хачлар өчен кысалар? Әлеге эшләрнең авторы – Владимир Нестеров. “Иҗади кеше үзенә ошаганны эшләргә тиеш. Әгәр инде шөгыль кызык-сыз булса, ул эшли алмый”, – ди ышанычлы итеп Владимир Николаевич.

Ул Людоговкада күп балалы балта остасы гаиләсендә туа.
Агач белән эшләүгә мәхәббәте дә шуннандыр, мөгаен. Мәктәпне тәмамлаганнан соң,
Казандагы төзелеш-сәнгать һөнәри училищесына укырга керә. Диплом алгач, Тәтешкә
кайта һәм сәнгать остаханәсенә эшкә урнаша, берничә ел балалар сәнгать мәктәбендә эшли.

Пенсия – ул икенче иҗади яшьлек вакыты дип саный, чөнки кешенең күзләре “яна”, ул үз
эшен ярата икән, картлык турында сүз булырга мөмкин дә түгелдер?

Валентина Трофимова
Хезмәт ветераны, химия укытучысы Валентина Трофимова педагогия эшчәнлегенә гомеренең яртысыннан күбрәген багышлаган.

“1967 елда Тәтешкә эшләргә кайттым. Кечкенә, ябык идем, Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең
шул чактагы директоры Михаил Басов миңа балалар белән эшли алмыйсың, ике айга сы-
нау вакыты белән алам дип әйтте, – дип сөйли Валентина Алексеевна. – Класска ул бары
тик ярты елдан соң гына керде. Тынлык. Балалардан сорый: “Тәртип бозмадыгызмы!”, ә укучыларның берсе болай ди: “Кайда монда тәртип бозарга – сулыш алырга да юк!”.
Хөкүмәт тәтешленең хезмәтен югары бәяли. Валентина Трофимова “СССРның мәгариф отличнигы”, “Халык мәгарифе отличнигы”, “Татария АССРның атказанган мәктәп укытучысы”.
Бүген ул ветераннарның халык хорында, “Ретро-җыр” вокаль төркемендә җырлый, йорт янында чәчәкләр үстерә, күңеленә хуш килгән кешеләр белән аралаша. Кыскасы, хезмәт ветераны хәзер дә актив тормыш белән яши.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев