Татарстанда җилле һәм яңгырлы җылы һава торышы саклана
Көн темасы

Татарстанда җилле һәм яңгырлы җылы һава торышы саклана

Көндез һава 14 градуска кадәр җылыначак.

(Казан, 6 ноябрь, «Татар-информ»). 7 ноябрьдә, Татарстан территориясендә җылы, җилле һәм юеш һава торышы саклана. Төнлә дә, көндез дә яңгырлар көтелә (төнлә – күп түгел). Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, республика буенча урыны белән көньяк-көнбатыштан көнбатышка таба исә торган көчле җил булачак. Җил «төнлә секундына 15-20 метрга кадәр, көндез 17-22 метрга кадәр (Казанда секундына 15-20 метрга кадәр) булачак», дип кисәтә Татарстан синоптиклары.

Төнлә 4 градус җылы була. Көндез һава температурасы +9.. +14 градус тәшкил итәчәк, дип фаразлана. Төбәкнең көньягында һәм көньяк-көнбатышында барына караганда да җылырак булачак.

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/06/196516/


Нет комментариев