«Аякта – чабата, өстә – куфайка»
Кешеләр

«Аякта – чабата, өстә – куфайка»

Түбән Тарханнан Сәетгәрәй Галиәкбәровның йөрәгендә сугыш елларының ачысы да, Җиңү шатлыгы да мәңгегә уелып калган.

Тормышта шундый кешеләр була: аларның язмышына карап, бер гаиләнең генә түгел, ә бөтен бер буынның тарихын күрергә мөмкин. Алар күп сөйләмиләр. Әмма хәтерләрендә сакланган һәрбер истәлек – үткән чорның тере шаһиты.

Сәетгәрәй Галиәкбәров та шундыйлардан. Аның балачагы – сугыш еллары, яшьлек вакытлары, армия хезмәте, гомеренең төп өлеше туган авылында тырышып хезмәт кую белән бәйле. Шушы гомер эчендә ул ил тарихының катлаулы һәм зур үзгәрешләр кичергән чорларын үз күзләре белән күргән. 

Сәетгәрәй Галиәкбәров. Фото: архив

Балачак еллары

Сәетгәрәй Лотфулла улы 1931 елның 7 апрелендә Түбән Тархан авылында крестьян гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Гаиләдә алты бала – ике кыз һәм дүрт малай үсә. Әтисе Лотфулла Кәлимулла улы белән әнисе Фатыйма Габделбарый кызы гади колхозчылар була.

Ләкин Сәетгәрәйнең балачагына балачак дип әйтерлек мөмкинлек аз кала. Илгә килгән иң зур сынау – Бөек Ватан сугышы – аның да язмышын үзгәртә. Ир-атлар фронтка киткәндә, авылда калган карт-коры, хатын-кызлар һәм балаларга аларның эшен дә башкарырга туры килә. Ул елларда кечкенә куллар да зур хезмәткә җигелә.

Сәетгәрәй дә бик яшьли колхоз эшенә чыга. Кырда печән чаба, фермада эшли, төрле хуҗалык эшләрендә катнаша. Язын черек бәрәңге җыярга чыксалар, җәй җиткәч, таңнан торып болынга печән чабарга китәләр.

– Укытучылар Зәйнәп апа, Кәлсүм апа, Мәрьям апа безгә бик тырышып белем бирделәр. Хәреф танырга, укырга, язарга, санарга өйрәттеләр. Дүртенче сыйныфка кадәр укыдым. Шулкадәр белем алуыма да риза идем инде. Ул чакта башка чара юк, мохтаҗлык күпләрне колхозга эшкә чыгарга мәҗбүр итте, – дип искә ала Сәетгәрәй Лотфулла улы. 

Ул вакытта мәктәптә уку һәр балага да тәтемәгән. Сәетгәрәй кичке мәктәптә дә бер ел белем алган.

Сугыш елларының иң авыр хатирәләре – ул ачлык һәм мохтаҗлык.

Кузница. фото сгенерировано с помощью ИИ

Бүгенге көн кешесенә ул вакытларны күз алдына китерү дә авыр. Кибет киштәләрендә ризыклар тезелеп тормый, сайлап алу мөмкинлеге юк. Халык кулында булганын уртаклашып, бар булганыннан файдаланып көн күргән.

Алабута, кузгалак, какы, кычыткан, черек бәрәңге – ачлык елларында кешеләрнең җанын саклап калган ризыклар.

– Кызу көннәрдә тамак кипкәч, күл суы эчеп, көне буе эшләп, төн кунарга кала идек. Тамак ялгап җибәрергә барыбызга берәр черек бәрәңге була иде. Шулай җан асрадык инде. Аякта – чабата, өстә – куфайка. Михнәтне, нужаны күп күрдек, – ди Сәетгәрәй Лотфулла улы.

Ул вакытларда кием-салым да җитешмәгән. Кием тишелсә, ямау салып кия торган булганнар. Ямаулы киемнән беркем дә оялмаган. Чөнки авылда бөтен кешенең диярлек тормышы бер чама булган. Зарланмаганнар, илгә Җиңүне якынайту өчен бар көчләрен куярга омтылганнар.

Әле балалык уйлары да чыгып бетмәгән үсмерләр, зурлар белән беррәттән, көне-төне хезмәт куйганнар. Урман әзерләргә, баржага йөк төяргә йөргәннәр, кырда эшләгәннәр. Алар башкарган һәр хезмәт фронтка ярдәм булып торган. 

Утын. фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән

– Нинди генә сынаулар аша узсак та, бирешмәдек. Сугыш тәмамланып, Җиңү шатлыгын да күрә алдык. Бу иң зур бәхет булды ул чакларда, – дип белдерә тыл хезмәтчәне.

Сәетгәрәй Галиәкбәровны 1952 елның 8 мартында армия сафларына чакыралар.

– Армиягә без Сөендектән, Кызыл Тарханнан, Иоководан, Түбән Тарханнан дүрт егет киттек. Ул вакытта хәрби комиссариат Олы Тарханда иде. Дүртебез дә бер частькә эләктек, – дип хатирәләре белән уртаклаша тыл хезмәтчәне.

Яшь егетнең алдагы өч елы Кавказда уза. Ул Тбилиси шәһәрендә хезмәт итә. Ант кабул иткәннән соң Батумига җибәрелә, аннары Төркия чигендәге заставада хезмәт итә. Соңрак Батумида һәм Сочида була. Солдат хезмәте җиңел булмый, әлбәттә.

Әмма ул елларда армиядә булу зур дәрәҗә саналган.

– Ул вакытта армиядә хезмәт итү горурлык һәм үзенә күрә бер дәрәҗә иде. Авылда барысы да хөрмәт итәләр, “солдат егет кайткан” дип каршы алалар иде, – дип елмаеп искә ала Сәетгәрәй абый. 

Яхшы хезмәте өчен 1954 елда аңа туганнары янына кайтып килергә отпуск та бирәләр. 

Кавказ җирендә дә яшь солдатларның кул көче кирәк була. Сочида Кара диңгез буенда санаторий төзүдә, Батумида клуб салуда катнаша. Төркия чигендә заставалар коруда хезмәт куя.

1955 елның 6 декабрендә Сәетгәрәй армия хезмәтен тәмамлап, туган авылына кайта.

Туган җир – йөрәккә иң якын урын 

Туган авылына кайткач, ул яңадан колхоз хезмәтенә керешә. Тирмәндә уналты ел тегермәнче булып эшли. Аннары тимерчелектә тимерче ярдәмчесе дә булып хезмәт куя.

Ул елларда авыл тормышы техникага түгел, кешенең тырышлыгына таянган. Транспорт җитмәгән, атлар да аз булган. Шуңа күрә игенне дә, бәрәңгене дә ерак урыннарга үз көчләре белән ташырга туры килгән.

– Задание бирәләр иде, һәм мин Ындырскига иген ташыдым, халык телендә Ундорыны шулай дип йөрттеләр. Чәчүлекне Буа районының Борындык авылындагы “Восьмой” станциясенә барып, күтәреп кайткан чаклар да булды. Чөнки транспорт та, атлар да җитми иде. Чанага салып, Кыятка бәрәңге илтә идек, – дип искә ала Сәетгәрәй Галиәкбәров. 

Аның тормышында Казахстанның Алма-Ата шәһәренә экспедициягә барган еллар да була. Туристларга бинокльдән табигать матурлыкларын күрсәтеп йөргән вакытлары да хәтерендә уелып калган аның.

Дөнья күргән, төрле җирләрдә булган кеше ул. Әмма, күпме генә матур урыннарны күрмәсен, күңеленә иң якын җирнең барыбер Түбән Тархан икәненә чын күңелдән инанган. Туган җирнең кадере читтә йөргәндә тагын да ныграк сизелә шул.

1958 елда Сәетгәрәй Түбән Тархан кызы Наҗиягә өйләнә. Ике яшь йөрәкнең гаилә тормышы башлана.

Күп тә үтми, өйләре балаларның шат авазына күмелә. Бер-бер артлы сабыйлары: Миннеһади, Наилә, Наил, Фирдәвес һәм Рузинә дөньяга аваз сала. Наҗия һәм Сәетгәрәй Галиәкбәровлар 54 ел бергә, иңгә-иң куеп гомер кичергәннәр.

Авырлыкларны да бергә күтәргәннәр, шатлыкларны да бергә бүлешкәннәр. Балалар үстергәннәр, йорт нигезен ныгытканнар, хезмәт белән яшәүнең мөһимлеген һәм кадерен күрсәткәннәр.

Гаилә. фото яи ярдәмендә барлыкка китерелгән

Ни аяныч, озак еллар янәшә атлаган тормыш юлдашы Наҗия Зариф кызы 2012 елның 8 февралендә якты дөньядан мәңгелеккә  бакыйлыкка күчкән. Бу Сәетгәрәй абый өчен зур югалту була. Ләкин тормыш дәвам итә. Балалар, оныклар, туганнар кешенең йөрәгендәге бушлыкны тутырмаса да, яшәргә көч бирә.

Сәетгәрәй Галиәкбәров. Фото: Сания Самигуллина

Сәетгәрәй Галиәкбәров туган җирендә барлыгы 42 ел хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга. Ул үз гомерен зур исемнәр, югары вазифалар белән түгел, гади хезмәт белән бизәгән. Ил тарихының иң авыр елларында тылда эшләгән, армиядә хезмәт иткән, гомере буе колхозда тырышып эшләгән кешеләрнең хезмәте дә зур тарихның аерылгысыз бер өлеше булып тора.

Хәзерге вакытта Сәетгәрәй Лотфулла улы туган җирендә яши.

Гомеренең иң матур еллары инде артта калган. Әмма хәтерендә сугыш вакытларына туры килгән балачак еллары, яшьлектәге онытылмас солдат шинеле, хезмәттә үткән көннәр, гаилә белән бергә кичергән шатлыклар һәм кайгылар саклана. Аның йөзендәге һәр җыерчыкта үзенчәлекле бер хатирә бар. Һәр истәлек артында – бер чор.

Сәетгәрәй Галиәкбәров кебек кешеләрнең гомер юлына карап, без үткәнне искә төшерәбез. Аларның сабырлыгына, хезмәт сөючәнлегенә сокланабыз. Һәм иң мөһиме – бүгенге тыныч тормышның ниләр бәрабәренә яулап алынуын аңлыйбыз. Кыскасы, 95 еллык гомер – бер кешенең язмышы гына түгел. Ул бер чорның тере тарихы.


Нет комментариев