Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын үзгәрешләр көтә
Көн темасы

Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын үзгәрешләр көтә

Күпләр өчен техникум югары белем һәм һөнәри үсеш алу өчен база мәйданчыгына әверелде.

(Тәтеш, 8 июль, "Тәтеш таннары"). Күп еллар дәва­мында авыл хуҗалыгы өчен кадрларны Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы әзерли: бер гасырлык тарихы булган әлеге уку йорты стеналарында уку – чыгарылышларга җа­ваплы урыннарда эш­ләргә, Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләре һәм оешмалары белән җитәкчелек итәргә мөмкинлек биргән.

Күпләр өчен техникум югары белем һәм һөнәри үсеш алу өчен база мәйданчыгына әверелде.

1979 елда, шул чор күрсәткечләре буенча, яңа һәм заманча авыл хуҗалыгы техникумы бинасы төзелә. Әмма уку йортында капиталь ремонт эшләре ул төзелгәннән бирле үткәрелмәгән.

– Дөрес, элекке елларда түбәсе алыштырылды, ә Марат Га­лимҗан улы Фазлыев җитәкчелегендә кабинетлар, актлар һәм спорт заллары, кухняга җиһазлар алып ашханә ремонтланган, иске тәрәзәләр плас­тикка ­алыштырылган, территория өлешчә тө­зекләндерелгән, – дип билгеләп үтә уку йорты директоры Илнур Җамалтдинов.

Агымдагы елда, ресурс үзәкләрен капиталь ремонтлау республика программасы буенча, авыл хуҗалыгы техникумында зур эшләр башланды.
Уку корпусының эчке ягында ремонт бара, анда зур иркен кабинетлар булачак. Ашханәне 150 урынга кадәр киңәйтү ысулын уйлап тапканнар. Сан­узеллар, җылыту, вентиляция, электр белән тәэмин итү системалары ремонтлана. Түбәне ремонтлау, тәрәзәләрне алыштыру, бинаның фасадын җылыту һәм тышлау эшләре алып барыла.

Бу эшләр – беренче этап, икенче этапта актлар һәм спорт залларын ремонтлау, элекке ашханә урынында китапханә ясау планлаштырыла. Шулай итеп, үзенчәлекле мәдәни-ял итү үзәге барлыкка киләчәк, анда мәдәни һәм спорт объектлары туп­ланачак. Өченче этап та күздә тотыла, аның барышында тулай торакны ремонтлаячаклар һәм якындагы территорияне төзекләндерәчәкләр.
Чөнки эш күләме, чыннан да бик зур, ремонт күпме вакытны алачак – әлегә әйтүе кыен. Ләкин, Илнур Назыйм улы сүзләренә караганда, беренче этапны 2021 елның 1 сентябренә тәмамлау планлаштырыла, студентлар укуларын яңартылган якты кабинетларда башлап җибәрәчәкләр.

Уку өчен уңайлы шартлар тудыру – ул куелган бурычларның берсе генә.
– Студентлар санын арттырырга телибез, бү­ген­ге көндә алар 400дән артык. Яңа белгечлекләр буенча укырга кабул итәргә планлаштырабыз. Авыл хуҗалыгы тармагына югары квалификация­ле һәм конкуренциягә сәләтле белгечләр кирәк, безнең бурыч – хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган чыгарылыш сыйныф укучыларын әзерләү, – дип киләчәккә планнары белән уртаклаша Илнур Назыйм улы.

Ә әлегә Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында ремонт эшләре кайный, алар ял көннәрендә дә ­туктамый.


Нет комментариев