Районда 2020 елда да чөгендер һәм иген культурасын җыеп алуда югары уңышка ирешелде.
(Тәтеш, 19 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районында 2020 елда 5778 гектар мәйдандагы татлы тамыразыкны тулаем җыю 286,011 мең тонна тәшкил итте. Тәтешлеләр шикәр чөгендере уңдырышлылыгы буенча республикада беренче урынны били, тулаем җыю буенча – иң яхшылар исәбендә. Хәзерге вакытта шикәр чөгендерен шикәр заводларына ташу бара.
Игеннәрне урып-җыюда да үсемлекчеләрнең белемле итеп эшләве үзенең саллы җимешләрен китерде. Игеннәрне тулаем җыю, бөртеккә кукурузны исәпкә алып, 206,488 мең тонна тәшкил итте, уртача уңдырышлылык – гектардан 46,5 центнер (республика буенча – 35,9).
Шулай итеп, Тәтеш районы соңгы еллардагы кебек үк иген уңдырышлылыгы буенча Татарстан Республикасында иң югары нәтиҗәләр күрсәтеп, икенче урынны алып тора. “Колос”, Содружество”, “Бакырчы”, “Р. Г. Сафиуллова”, “Нур” хуҗалыклары Тәтеш икмәгенә иң күп өлеш керттеләр.
“Уңдырышлылык буенча республика күләмендә зур уңышларга ирешү игенчеләрнең тырыш хезмәте, белемле эш итүе, кырларда заманча техникалар һәм алдынгы технологияләрне куллануы ярдәмендә мөмкин булды. Дәүләтнең һәрдаим булышлык итүе уңышның мөһим өлеше булып тора, аның ярдәмендә районның машина-трактор парклары яңартыла, авыл хуҗалыгы объектлары төзелә һәм капиталь ремонтлана, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм КФХлар өчен төрле программалар тормышка ашырыла. Безнең район башлыгы Рәмис Сафиулловның зирәк һәм алдан күрүчән күрсәтмәләре ярдәмендә киләчәккә алгарышлы хәрәкәт белән барыла, яңа югарылыкларга ирешелә”, – диде район гәҗите хәбәрчесенә районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев.
Нет комментариев