Тукай укулары - 2021
Тукай укулары-2021 Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга, Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде.
(Тәтеш, 19 апрель, “Тәтеш таңнары”). 16 апрельдә бөек татар шагыйренең туган ягы Арча районының Яңа Кырлай авылында X Республика Тукай укулары булып узды. Ул Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга, Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде.
Тәтеш кадет интернат-мәктәбеннән “XX гасыр башындагы публицистлар” дигән секция эшендә туган тел һәм әдәбият укытучысы Сиякина Н.Р. катнашты. Якташыбыз М.Махруй тормышына, аның мәгърифәт эшчәнлегенә багышланган һәм төбәк компоненты нигезендә язылган эзләнү эше белән “Татар халкының хатын-кызлары мәгърифәтчеләре” секциясендә 10 нчы сыйныф укучысы Низаметдинов Инсаф катнашты (җитәкчесе Сиякина Н.Р.).
Укуларның нәтиҗәләре буенча Сиякина Н.Р. һәм И.Низаметдинов Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгының лауреат Дипломнары белән бүләкләнделәр.
Катнашучылар Тукай мемориаль музеенда, Сәгъди абзый йортында экскурсиядә булдылар.
фото: tetushi.tatarstan.ru/tat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев