Тәтеш шәһәренең “Әкият” балалар бакчасы базасында “Ел тәрбиячесе” бәйгесенең зона этабы узды.
(Тәтеш, 16 февраль, “Тәтеш таңнары”, Мария Храмова (автор фотосы)). Анда Апас, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарыннан район этабында җиңгән 10 тәрбияче катнашты. Бәйгечеләргә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән дәрес күренешләрен күрсәтергә һәм тәкъдим итү уздырырга кирәк булды.
“Әкият” балалар бакчасы сабыйлары җыр белән чыгыш ясап, бәйгечеләр “Фортуна” судносында яраткан һөнәрләре дулкыннарында мавыктыргыч сәяхәткә юл алсын өчен, диңгез темасына бию башкарып (рәсемдә), җыелучыларга аерым бер күңелле мохит булдырды. “Сез балаларны үз кулларыгызга кабул итәсез һәм аларны мәктәпкә кадәр алып барасыз, бу зур һәм җиңел булмаган хезмәт, – диде сәламләү сүзендә район башкарма комитеты мәгариф бүлеге начальнигы вазифасын башкаручы Инна Лазарева. – Сезгә игелекле эшегездә уңышлар юлдаш булсын!” Җыелучыларга жюри әгъзасы, ТР мәгариф һәм фән министрлыгында бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Йолдыз Хисамиева мөрәҗәгать итте һәм катнашучыларның һәркайсы өчен үз районын тәкъдим итү – зур җаваплылык, дип билгеләп үтте. “Матур чыгышлар ясагыз, яңа тәҗрибә үзләштерегез һәм республика финалына юллама алыгыз”, – дип теләде ул.
Тәтеш районын “Әкият” балалар бакчасыннан Наталия Крупина белән “Каенкай”дан Наталья Трофимова тәкъдим итте. Наталия Михайловна дәрестә балаларны кулланма-гамәли бизәлеш халык иҗаты дөньясына алып кереп, аларга үз куллары белән бөти-курчак ясарга өйрәтте, ә Наталья Александровнаның тәрбияләнүчеләре кечкенә оста куллы кешеләргә әверелде һәм тәҗрибә ясау лабораториясендә тикшерүчеләр булды. Педагогларның икесе дә балалар белән инде 10 елдан күбрәк хезмәт куя һәм аларның һөнәре – иң яхшысы, дип уртаклашты.
Башка районнардан килгән катнашучылар да шулай ук кызыклы чыгышлар күрсәттеләр һәм безнең сабыйлар киң белемле, тәрбияле, яңа белемнәрне үзләренә сеңдереп, тиз үзләштерәләр, дип билгеләп үттеләр. Кунаклар шулай ук тәтешлеләргә кунакчыл каршылаган һәм җаваплы чараны бик яхшы оештырган өчен рәхмәт белдерде.
Республиканың мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан зона этабында барлыгы 105 педагог катнаша.
Барлык зона этабы нәтиҗәләре буенча, иң яхшы 20 педагог республика дәрәҗәсендә “Ел тәрбиячесе” исеме өчен көч сынашачак.
Нет комментариев