Язгы рух күтәренкелеге бүләк иттеләр
Педагоглар һәм тәрбиячеләр баладагы сәләтне ничек итеп күреп алу, аңардан чын кеше тәрбияләү турында район мәдәният йорты сәхнәсеннән сөйләп бирделәр.
“Йолдызлар кабызабыз” – мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү үзәге учреждениеләре коллективлары әзерләгән концерт программасы шулай дип исемләнгән иде. Ул башланыр алдыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм берләшмәләр педагогларының иҗат әсәрләреннән бизәлгән бай күргәзмә үзенең күп төрлелеге белән гаҗәпкә калдырды. Курчаклар һәм йомшак уенчыклар чарага килүчеләргә әйтерсең лә тере җаннар сыман карап торгандай тоелды, авторларның чигешләре һәм картиналары күзләрне иркәләде. Педагоглар мастер-класс кысаларында үзләренең осталыклары белән сөенеп уртаклаштылар, сабыйларны һәм өлкәннәрне декупаж нигезләренә, саламнан бөтиләр ясарга, төсле кәгазь белән эшләргә өйрәттеләр.
Концерт программасы “Тәтеш – Сколково” дигән театральләштерелгән тамашадан башланды. Өстәмә белем бирү үзәге педагоглары тамашачылар алдына фәнни хезмәткәрләр буларак чыктылар һәм һәр яктан булдыклы бала тәрбияләү өчен нинди алымнар кирәклеге турында сөйләделәр. Әмма барысы да бик гади булып чыкты: сабыйларны яратырга һәм аларны тәрбияләүдә иҗади якын килергә кирәк. Мәктәпкәчә учреждениеләр һәм өстәмә белем бирү үзәге хезмәткәрләре боларның барысын да һәр көн саен үтәүләрен ачык итеп күрсәттеләр. Шәкертләренең чыгышлары моңа ачык дәлил булды. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, “Бию юнәлеше” һәм “Импульс” хореография берләшмәләре матур бию номерлары башкардылар, ә Виолетта Филиппова, Венера Фәрхетдинова, “Шатлык” вокаль берләшмәсе җырлар белән сөендерделәр. Конферансье ролендәге балалар Елисей Орехов, Варвара Абашина, Арина Пескова, Дарина Рыжова концерт программасын алып барган Наталья Филиппова һәм Лилия Минневәлиева белән бер үк дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Балалар бакчалары мөдирләре һәм педагоглар да читтә калмадылар. Александра Ерусланова, “Илем” триосы, “Чишмәләр” вокаль ансамбле һәм башкалар рус, татар, чуаш, мордва телләрендә җырладылар. Өстәмә белем бирү үзәге хезмәткәрләре башкаруындагы “Караңгы урманда” дигән шаян бию: “куяннар” (Елена Куранова, Сергей Фролов, Дмитрий Никоноров) тамашачыларның күңелләрен күтәрде, көчле алкышларга күмелде.
“Сез йолдызлар гына кабызып калмыйча, шулай ук теләсә нинди тамаша залын канатландырып җибәрә аласыз”, – дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, артистларга мөрәҗәгать итеп.
“Концерттан күңелләргә ял алдык. Балалар да, педагоглар да чын язгы кәеф бүләк иттеләр!” – дип уртаклашты шәһәрле Галина Зотова.
Елена Калашникова (автор фотолары)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев