“Балалар һәм оныкларның барысы да яхшы булсын иде”
Кешеләр

“Балалар һәм оныкларның барысы да яхшы булсын иде”

Алабирде авылында яшәүче Сания Фәйзуллинаның төгәл адресын белмичә дә, аның өен табуы кыен түгел: авылда бу хезмәт сөючән хатын-кызны һәркем белә.

(Тәтеш, 10 июль, "Тәтеш таннары", Татьяна Кузнецова, фото автора). 

Йорт янында эш кайный: төзүчеләр яңа капка куялар. Җәй буена ерак Междуреченсктан әнисе янына кунакка кайткан Сания әбинең кызы Мөсфирә эш барышын контрольдә тота.

Ишегалдында һәм бакчада – искиткеч тәртип, бакчада җәйге кояшка чәчәкләр шатланып утыра. Бу эштә тәртипкә ияләшкән хуҗабикәнең кулы сизелә: Сания Шәйхетдин кызына 80 яшь булса да, бөтен эшне ул үзе башкара.

– Мин Бөек Ватан сугышы башланган көнне, 1941 елның 22 июнендә, туганмын. Биредә, Алабирде авылында. Икенче көнне әтине фронтка алып киткәннәр, – дип сүзен башлады Сания әби.

Беренче сыйныфтан өченче сыйныфка кадәр туган авылларындагы мәктәптә, аннары күрше Зур Әтрәчкә җәяү йөреп укый. Һава торышы да куркытмаган: яңгырларда да, салкыннарда да укырга йөргәннәр. Мәктәпне тәмамлагач, “Россия” колхозы фермасында сыер сава, аннары хуҗалык ашханәсендә пешекче булып эшли башлый.
– Безнең коллективта өч кеше иде. Иртән иртүк килә идек, утын ягып җылыттык, төшке ашны әзерләр өчен суны чишмәдән ташыдык. Ул вакытта безнең колхоз районда иң байлардан санала иде, хуҗалыкта кешеләр бик күп эшләде, – дип искә ала Сания Шәйхетдин кызы.

Биредә, колхозда, булачак ире Нәҗип белән ­танышкан.
– 1961 елда өйлә­нештек, 26 ел бергә яшәдек. Ике ул һәм кыз үстердек, – ди Сания әби.
Ул ун елдан артык Алабирде мәктәбе ашханәсендә эшләгән. Хезмәт колхозга караганда бераз җиңелрәк булса да, мәшәкатьләр җитәрлек булган: өй­дә зур хуҗалык тотканнар, колхозның чө­гендер басуларын да эшкәртергә туры килгән – һәр гаиләгә билгеле бер гектар җирләр бүлеп бирелгән.

Сания әби Фәйзуллина иренең әти-әнисен рәхмәт сүзләре белән искә ала: бергә тату гаилә ­булып яшәгәннәр, балалар тәр­бияләүдә булышканнар.

Олы улы Фаил белән аерылышуны авыр ки­чергән. Кораллы көч­ләрдә хезмәт итеп, ул Әфганстанга эләгә. Бү­ләкләр белән кайта. Әле күптән түгел генә вафат булган. Тик тормыш дәвам итә, Сания Шәйхетдин кызының өендә кунак­лар еш була: улы Фәнис һәм кызы Мөсфирә, алты оныгы һәм җиде оныкчыгы аның янына гел килеп ­торалар.

– Яшьлегемнән бер очракны хәтерлим: мин 9нчы сыйныфта укый идем, әни ул вакытта мәктәптә эшләде. Шулай килеп чыкты ки, мин тарих дәресе барышын өздем. Укытучы Сания апа әнине сыйныфка алып килде, минем ни эшләгәнемне әйтте, һәм ул вакытта миңа үз гамәлем өчен оят булды, – дип хатирәләре белән уртаклаша Фәнис Нәҗип улы. Аның апасы белән әниләренә карата сакчыл һәм ихтирамлы мөнәсәбәте – үрнәк булып тора.
– Күршеләребез белән күптәннән бергә яшибез: Әлфирә Әскәрова, Илфира Саттарова, Венера Гыймранова, Зәйнәп Сибгатова. Сез алар турында да искә төшереп узыгыз, без инде бер-беребез белән туганлашып беттек, – ди Сания  әби, ә бәхетнең нидән гыйбарәт булуы турындагы сорауга: “Иң мөһиме – балалар һәм оныкларның барысы да әйбәт, һәм янәшәдә ешрак булсын иде”, – дип җавап бирә.
 


Нет комментариев