Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбе белем учреждениеләренең район рейтингында алдынгылар бишлегенә тотрыклы рәвештә керә.
(Тәтеш, 31 май, “Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова, автор фотосы). Киртәле урта гомуми белем бирү мәктәбе белем учреждениеләренең район рейтингында алдынгылар бишлегенә тотрыклы рәвештә керә.
Һәркемгә мәгълүм, аның директоры коллективның югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешүдә шактый зур әһәмияткә ия. Ул бер үк вакытта идарәче дә, идеяләр уйлап табучы да, тактик мизгел эчендә хәл ителә торган биремнәрне чишәргә һәм стратегияне, алга таба киләчәк үсешне барларга да тиеш. Киртәле мәктәбе директоры Марина Поселкина нәкъ менә шундый җитәкче булып тора. Алабуга районында туган мөгаллимә балачактан ук педагог булырга хыялланган, институтка кергәндә имтиханнарын җиңел генә тапшырган һәм аны уңышлы тәмамлап чыккан. Кыз безнең районга билгеләнү алгач, хәтта аның кайда урнашканлыгын да күз алдына китерми һәм инде, бигрәк тә, эшләү вакыты чыкканнан соң калу нияте аның планына да кермәгән була. Ләкин тормыш үзенчә юнәлеш бирә – 36 ел эчендә Тәтеш ягы аның өчен җир йөзендә иң якын урынга әйләнә, биредә үз язмышын очрата, гаилә кора.
Марина Николаевна хезмәт эшчәнлеге башында Кадышта математика укытучысы булып эшли, аннары уку өлеше буенча мөдир вазифасын берләштереп алып бара, ә берникадәр вакыт узгач педагогия коллективына җитәкчелек итә. Һәм менә биш ел диярлек инде ул Киртәле урта мәктәбе җитәкчесе булып тора.
“Бездә 21 укучы укый, педагогия составында – 14 хезмәткәр. Профессионаллардан торган көчле коллектив, – ди директор. – Мәктәптә мордва теле өйрәнелә, аңардан без зур уңышларга ирештек. Балалар беренче квалификация категорияле укытучы Галина Абраконова җитәкчелегендә мордва теле һәм әдәбияты буенча төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда мәктәпне лаеклы тәкъдим итә”.
Саранскида төбәкара олимпиадада җиңгән Наталья Казаева, Константин Ещиганов – Саранскидагы педагогия институты, Анастасия Филимонова Мордва дәүләт университеты студенты була. Киртәле укытучылары үзләренең шәкертләре авылга кайтуын һәм яңа буын өчен остаз булуларын тели. 20 еллык стажы булган биология һәм география укытучысы Наталья Бозина – моңа мисал, ул инде Марина Николаевнада тәрбияләнгән, уку өлеше мөдире дә.
Шушы араларда хезмәттәшләре рус теле һәм әдәбияты укытучысы Лидия Самсонованы тәбрикләгәннәр, аның һөнәрендәге стажы 34 ел, ул “Кеше тәрбияләү” һөнәри осталык республика бәйгесенең “Сыйныф җитәкчесе” номинациясендә лауреат булган. Киртәленең “ЮИД” отряды быелгы уку елында районда иң яхшысы дип танылды, биредә башлангыч сыйныфлар укытучысы Татьяна Уткинаның зур хезмәт өлеше кергән. Унберенче сыйныфлар рус теле буенча имтиханда тотрыклы югары, 80нән артык балл ала, Лидия Самсонова, Наталья Казаева моның өчен яхшы белем нигезен булдыра. Наталья Казаева җитәкчелегендәге укучылар һәм педагогларның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә мәктәп территориясе аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән, ә мәктәп яны кишәрлегендә яшелчәләр һәм җиләк-җимеш уңышы сөендерә.
Җитәкче хезмәткәрләр турында олы хөрмәт белән сөйли, әле тагын, аның укучылары – иң яхшылары, әти-әниләр – ярдәмчелләр, дип раслый, шулай булгач, безнең әңгәмәдә һәркем өчен аның тарафыннан җылы сүзләр табылды. “Тормыш юлында миңа яхшы кешеләр очрап торды, шул яктан уңдым”, – ди елмаеп Марина Николаевна.
Хезмәттәшләре инде әлеге хатын-кызда аерылып торган үзенчәлекле холык, моннан тыш һөнәри сыйфат белән табигый ягымлылык, үткенлек һәм гадилекне билгеләп үтәләр.
Нет комментариев