Чабата киеп йөрдек
Нармонка – бай тарихы булган, XVII гасырның икенче яртысында нигез салынган авыл.
(Тәтеш, 28 июль, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотосы)). Яңгырдан соң кыска сәяхәткә кузгалабыз. Торак пунктка кадәр – асфальт, шуңа күрә юлсызлык турында әйтеп тору кирәкмәстер. Авылның иркен үзәк урамындагы кыйшайган йортлар янәшәсендәге төзек корылмаларны күзәтеп, биредән җиңел машинада рәхәтләнеп җилдереп була.
Килүебезнең максаты – өлкәннәр, 90 яшьлек тыл эшчәннәре Дмитрий Володин һәм аның хатыны Таисия белән очрашу. Узып йөрүчеләр әйтүе буенча кирәкле йортны табабыз. Аның янәшәсендә – яңгыр юып киткән йомшак хәтфәдәй үлән келәме.
Үтүкләнгән зәңгәр күлмәк һәм кара чалбар кигән хуҗа бөтенләй дә олы яшьтә күренми, чәчәкле яулык бәйләгән хатыны да күбрәк яшь ханымнарга охшап тора, хәтта чал чәчләре күренеп торса да. Бергәләп утырабыз һәм әңгәмә корабыз.
“Нармонкада кайчандыр кечерәк чиркәү булуын хәтерлим, безгә бу хакта бала чакта ук сөйләгәннәр иде. Аны байбикә төзеткән, әмма мин аны күрмәдем. Анда мәктәп булуын беләм. Ә авыл зур дип саналды, якынча 140лап йорт хуҗалыгы. 70нче елларда халык китә башлады. Тәтеш һәм Буага кадәрге юлга кирпеч, ягьни вак таш җәелгән иде, алайса, юлга кирпеч түшәлгән дип уйларсыз, – дип шаярта Дмитрий Васильевич һәм дәвам итә: – Ә авылда – тездән пычрак. Мәктәпкә чабатадан йөрдек. Мин аларны шактый туздырдым”.
Сугыш башланганда аңа 13 яшь була. “Бу көнне, 22 июньне, хәзергедәй хәтерлим: мин иртәнге сәгать биштә колхоз идарәсенә килдем. Стенада репродуктор эленеп тора. Германиянең Советлар Союзына һөҗүм иткәнен менә шуннан ишеттем дә инде. Өйгә йөгереп кайттым, әнигә әйтәм: “Әни, сугыш башланган”, ә ул миңа: “Митька, ялганлыйсың”, – ди. Ә төш җиткәндә авылга инде хәрби комиссариаттан килделәр, ир-егетләрне фронтка алып киттеләр”, – дип сөйли тыл эшчәне. Көзгә кадәр авылда ир-атлар бөтенләй диярлек калмый, хатын-кызларга һәм балаларга көч түгәргә туры килә. Дмитрий Васильевичның әнисе бригадир була, ләкин аларга бернинди “яклаулар” эләкми: башкалар белән бертигез эшлиләр. Әңгәмәдәшем Җиңү көнен яхшы хәтерли: ишегалдына чыга, ә кибет янында халык җырлый һәм бии.
“Үскәч клубка йөри башладым, гармунга җырлап-биешә идек. Кызлар күзләдек. Менә шул чакта күрдем дә инде мин аны (хатынын күрсәтә) һәм гашыйк булдым, ә аннары өйләнештек. Биш ай яшәдек тә, миңа армиягә чакырып кәгазь килде”, – ди Дмитрий Васильевич.
Аннан кайтканнан соң колхозда электрик, хуҗалык мөдире, идарәче булып хезмәт куя. Хезмәт кенәгәсендә сиксәненче еллар азагында Нармонкадагы янгын посты сагына җитәкчелек итүе турындагы язу да бар. Туган җирдән китәсе килгән чаклар булдымы дигән сорауга Володиннар ихлас итеп болай диләр: “Әйе, булды андый вакытлар. Әмма калганыбызга үкенмибез. Шәһәрдән ерак тормыйбыз, биредә климат та яхшы. Ә балаларга һәм оныкларга хәзер еш кына кунакка барабыз”.
Өйдән чыгабыз. Йомшак үләндәге яңгыр тамчылары кибеп тә өлгергән, әтәч тә безгә шикләнебрәк карап тора. “Биредә кибет ачсыннар иде. Атнага ике тапкыр автолавка килә, ә кирәк чакта әйберләрне үзебез Тәтешкә барып алабыз. Беркемнең сатучы булып эшлисе килми”, – дигән моң-зарларын белдерәләр Володиннар.
Саубуллашабыз. Күлләвектә балалар мәш килә, эскәмияләргә тезелешеп утырган картлар нидер хакында суз куерталар, Нармонкада тормыш ашыкмый гына бер көенә ага...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев