Чирек гасыр бухгалтер булып эшләүче тәтешле Лидия Королева районның педагогия берләшмәсе өчен хезмәт куюына сөенә.
(Тәтеш, 15 февраль, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова, фото Королевларның гаилә архивыннан). Ул Олы Шәмәк авылында яшәүче күп балалы гаиләдә туа. Яшәлгән еллары эчендә аның сөйләр сүзләре шактый. Сугыш чоры балалары ачлык-ялангачлык, авыл кешеләренең авыр хезмәтен шактый татыган. Әмма шулай да, Лидия Петровна раслаганча, кыенлыкларга да карамастан, малайлар тормышка һәм аның кечкенә генә бүләкләренә дә сөенә белгән. “Шул чактагы һәркем кебек, без дә әллә ни бай яшәмәдек, шулай да әни бәйрәмнәргә безнең өчен яңа косынкалар, күлмәкләр тегәргә тырышты, гомумән безнең нәселдәге барлык хатын-кызлар кулга һәвәс иде”, – ди Лидия Петровна. Әнисенең осталыгы кызына да нәселдән күчкәндер, күрәсең: һәр эшкә өлгер ханымның тынлыкта тегү машинасы тыкылдый, кулларында тегү инәләре ялтырап китә. Чит-читләре бизәкләп каймаланган, тирәләре бәйләнгән ак эскәтер ябылган өстәл янына утыру, күңелгә рәхәтлек өсти.
Унеллыкны тәмамлап, педагогия училищесына укырга керә. “Район гәҗитендә халык мәгарифе отличнигы Галина Лашманова турында шатланып укыдым, чөнки без аның белән бер төркемдә белем алдык, ә РФ һәм ТРның атказанган мәдәният эшлеклесе, язучы Николай Сорокин белән сыйныфташлар идек. Безнең педагогларга рәхмәт, менә нинди кадрлар тәрбияләгәннәр”, – ди горурланып хезмәт ветераны.
Язма героебыз Тәтешкә килеп чыкканчы, яшь белгеч башта Питрәч районында, Уралда, Кадышта эшли, шунда кияүгә чыга, Кече Шәмәк башлангыч мәктәбендә укыта һәм анда мөдир була. “1974 елда әти-әни Тәтешкә күченде, сәламәтлекләре начарланып китү сәбәпле аларга ярдәм кирәк булганлыктан, шәһәрдә эш эзли башладым, – дип сөйли Лидия Петровна. – Район мәгариф бүлеге бухгалтериясе аша узганда мине баш бухгалтер Анастасия Артемьева туктатты һәм бухгалтер вакансиясен тәкъдим итте. Озакка тоткарланмам дип уйладым, 25 елга булып чыкты. Мәктәпкә эләкмәдем, аның каравы һәрчак укытучылар арасында булдым, моның белән чын-чынлап бәхетле”.
Бухгалтериянең әйдәп баручы белгече хезмәт коллективында эшләгән елларын җылылык белән искә ала. Лидия Королева озак еллар намуслы хезмәте өчен район дәрәҗәсендәге бүләкләргә, ТР Халык мәгарифе министрлыгы һәм профсоюз обкомының Мактау грамоталарына ия булган.
Людмила Андреева, Тәтешнең мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы оешмасы рәисе: “Лидия Петровнаның ару-талуны белмәү сере җитәкчеләргә, мәгариф хезмәткәрләренә яхшы таныш. Ул вакытын һәм көчен кызганмыйча, борчылуны үзе аша кичерергә һәм кешеләргә эш белән ярдәм итәргә сәләтле иде. Көчле ихтыярлы, нык, куелган максатларын һәм бурычларын үти белде, аралашканда әдәплелеге, һөнәри өлкәдә тирән белемле булуы белән аерылып торды. “Иң мөһиме – кешеләрнең ышанычын аклау” – әлеге тормыш шигаре аңа теләсә нинди проблеманы чишүдә һәрвакытта дөрес карар табарга ярдәм итте”.
Горюнова Мария Афанасьева, хезмәт ветераны: “Лидия Петровна янына 35 ел элек урынбасар булып килдем. Ул шул чактагы барлык бухгалтерларга үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен өйрәтте. Һәр нәрсәдә үрнәк: безнең өчен укытучы да, остаз да, әни дә иде. Тәтешнең мәгариф бүлеге бухгалтериясе республика районнары дәрәҗәсендә абруй казанды һәм “Үрнәк” исеменә ия булды”.
Лаеклы ялдагы бу ханым хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә ярата – аның барысы да үрнәк тәртиптә. Улы Вячеслав аңа һәр нәрсәдә ярдәмче, ул шулай ук яраткан әнисен кайгырта, алар өлкән яшьтәге туганнарын да тәрбиялиләр. “Яз килүен түземсезләнеп көтәм, яшелчә бакчасын эшкәртәчәкбез, җир-ана – миңа көч өсти, шатлык бирә, чөнки мин авылныкы булып калдым да инде. Балачагым үткән авыл, әти-әни, дуслар еш төшемә керә. Без анда йөрәк, күңел ачыклыгын танып белдек, шуңа күрәдер мөгаен, минем тормыш юлымда нәкъ тә менә яхшы кешеләр очрап торды”.
Нет комментариев