Алабирделе Хәбир Насыйбуллин – үз эшендә шундый уңганнарның берсе.
(Тәтеш, 3 июнь, “Тәтеш таңнары", Галина Таҗетдинова, автор фотосы). Заманча авыл хуҗалыгы – куәтле югары җитештерүчәнлекле техникадан башка була алмый торган тармак. Ә аны механизаторлар йөртә, кырларны алар сөрә, игеннәрне чәчә, азык әзерләүне алып бара, мул уңышны җыеп ала.
Алабирделе Хәбир Насыйбуллин – үз эшендә шундый уңганнарның берсе.
“Техниканы балачактан яратам, әле мәктәптә чакта ук тракторчылыкка укыдым, җәйге каникул вакытында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләвемә бик канәгать идем”, – дип сөйли Хәбир Галимҗан улы.
Яшь егетне армия хезмәтенә чакыралар, ул Чехословакиягә эләгә. Ватан алдындагы бурычын үтәгәч, вакыты узганнан тыш та хезмәткә калырга тели, әмма гаиләдә иң төпчек бала булганлыктан, әнисе каршы килә. Еллар узганнан соң, ул әнисенең киңәше никадәрле зирәк булуын аңлый, халык телендә әйтелә торган: “Кайда туган – шунда кирәк булган”, – дигән гыйбарә бик хак шул.
Хәбир туган җирендә 30 елдан артык хезмәт куя, шушы еллар эчендә авыл хуҗалыгы техникасын җентекләп өйрәнгән, тәҗрибә туплаган, игенче осталыгының серләрен танып белгән. Иртә яздан кара көзгә кадәр үз тракторы белән һәрвакытта эштә – тырмалый, чәчә, печән, салам тыгызлый, кышын да шулай ук эшсез утырмый – фермада ат белән малларга ризык ташый.
Хәбир Галимҗан улы белән без май уртасында “Маяк” авыл хуҗалыгы предприятиесе кырында очрашып сөйләштек, ул анда бишенче ел хезмәт куя икән. “Хәзерге вакытта көнбагыш чәчү белән шөгыльләнәм. 320 гектардагы барлык майлы культуралар – минеке”, – дип хәбәр итте механизатор. Хәзерге техникасына ул сөенеп туя алмый: хуҗалыкта эшли башлагач – яңа трактор биргәннәр. Әле тагын эшнең төгәл оештырылуын билгеләп үтә – вакыт кадерле, бер минут та бушка үтми – төшке ашны, ягулык-майлау материалларын кырга китерәләр, чәчүлекләр – барысы да әзерлектә тора.
Хуҗалык җитәкчесе Алексей Ахтонов билгеләп үткәнчә, шулай да уңышлы эшләүнең төп әһәмияте, намуслылык һәм эшчәннәрнең осталыгы. “Хәбир үзенә ышанып тапшырылган техникага игътибарлы, кырның һәр кишәрлеген һәм анда ничек эшләргә кирәклеген белә, башкалар өчен үрнәк булган үз эшенең чын остасы”, – дип тасвирлый ул хезмәткәрне.
Авыл кешесенең өендә дә мәшәкатьләре җитәрлек – абзар тулы мал-туар, кош-корт. Хатыны Әнисә йорттагы, яшелчә бакчасындагы эшләрне башкаруны кайгырта, һәм ире аңа һәрвакытта да ярдәм итәргә әзер. Ир белән хатын өч бала тәрбияләп үстергән, барысына да югары белем алырга мөмкинлек биргән, әби белән бабайның дүрт оныгы бар. Беренче сыйныфта укучы Ирек кунакка кайткач, бабасына ышанычлы итеп болай ди: “Үсеп җиткәч, синең кебек, тракторда эшләячәкмен!”, ә ул аңа елмаеп: “Тизрәк үс”, – дип җавап бирә.
Нет комментариев