“Миңа укытучылар белән эшләү ошый”
Кешеләр

“Миңа укытучылар белән эшләү ошый”

Тәтешле Екатерина Бердникова яшьлектә сайлаган һөнәренә гомер буе хыянәт итмәүче кешеләрдән: ул мәгариф өлкәсендә кырык елдан күбрәк хезмәт куйган.

(Тәтеш, 5 октябрь, "Тәтеш таңнары", Елена Калашникова (автор фотосы) ).  “Мин укытырга яраттым. Мәктәпкә барып җитәр өчен теләсә нинди һава торышында 5 чакрым араны үтә идем. Әти-әнием педагоглар түгел, әмма әтиемнән миңа укырга ярату, сүзләргә карата кызыксыну күчкән”, – дип уртаклаша Екатерина Николаевна.

Ул балачактан укытучы булырга хыялланган, шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң Тәтешнең педагогия училищесына укырга керә. Фәннәр аңа җиңел бирелүен яшерми, ә менә укытучылар куйган театр күренеше шул вакытлардагы иң истә калган вакыйга булган, аларда аңа, студент кызга, берничә тапкыр­лар катнашырга туры килгән.

Уку йортын тәмамлаган яшь педагогларны билгеләнеш буенча еш кына Татариянең төрле торак пункт­ларына юллаганнар. Екатерина Николаевна Байлар Сабасын сайлаган. Әмма, анда баргач, мәгариф бүлеге мөдирен очрата алмый. “Төн кунарга беркайда урын юк иде, бәхеткә, геофизиклар үзләренең аш бүлмәсенә урнаштырдылар. Үземнең кыюлыгыма хәзергә кадәр гаҗәпләнәм, ләкин икенче көнне мин Казанга, мәгариф министрлыгының кадрлар бүлегенә киттем. Миңа Бөгелмә райо­нының Карабаш поселогына юллама бирделәр. Шул вакыттан бирле ярты гасыр узды, шулай да күптән түгел генә беренче укучыларым мине эзләгәннәр һәм очрашуга чакырдылар”, – дип искә төшерә ул. Хезмәте аңа ошавын әйтә, яхшы әзерлекле булуы ярдәмендә кыенлыклар килеп чык­маган, бары тик күрсәтмә материаллар һәм методик әсбаплар булмавы гына борчыган. 

Екатерина Николаевнаның язмышында Грозный шәһәрендәге мәктәпләрнең берсендә, Казахстан ССРның Новый Узень шәһәренең уку йортында берничә ел укытучылык итүе, балалар бакчасында һәм пионерлар йортында эшләү тәҗрибәсе булган.

Ул Тәтеш районының халык мәгарифе бүлегенә 25 елдан артык гомерен багышлый. Баштарак тәрбия эшләре буенча методист вазифасында хезмәт куя, аннары методик кабинетка мөдирлек итә. “Безнең вазифага методик эш һәм дискуссион клублар, педагоглар өчен конференцияләр үткәрүне оештыру керде. Шундый вакытлар булды, без атна саен авыл клубларына бардык, дәресләргә йөрдек, укытучылар эшен анализладык”, – дип сөйли Екатерина Николаевна. Рононың элекке мөдире Рәхим Гарипович Габдрахманов һәм аның хатыны Эльза Зәкиевнаны үзенең остазлары дип саный. Ул хезмәттәшләреннән уңуын билгеләп үтә, алар һәрвакытта хезмәт куялар, бер бәйләмдә булалар. “Методик хезмәт – ул минем куышым. Миңа укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре белән эшләү ошый, һәм безнең арада һәрчак үзара аңлашу булды”, – дип билгеләп үтә ул. 

“Екатерина Николаевна – Ходайдан бирелгән әйдәп баручы, акыллы, зиһенле, гадел. Шундый методист җитәкчелеге астында эшләү бәхет кенә түгел, шулай ук зур җаваплылык та була. Районда нәкъ тә менә аның башлангычында көчле, эрудиция­ле, гуманитар циклдагы белемле педагогларның тулы бер төркеме үсә, алар Екатерина Николаевнаны җылылык һәм хөрмәт белән искә ала һәм аның тарафыннан салынган матур гадәтләрне дәвам итә”, – ди аның хакында Тәтештәге 2нче мәктәпнең директор урынбасары Галина Кондакова. 

Екатерина Николаевна пенсиядә булса да мәгариф системасындагы яңалыклар белән кызыксынудан туктамый, белем бирү барышының хәзерге уңай һәм тискәре алымнарын билгеләп үтә. Ул укытучыдан алып методик кабинет мөдиренә кадәрге юлны үтеп, хезмәттәшләренең хөрмәтен яулаган, ә яшь педагогларның күпчелегенә тормышка юллама биргән.
 


Нет комментариев