Район башлыгы Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
27 гыйнвар – Сугышчан дан көне
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Быел без Ватаныбыз һәм халкыбыз өчен әһәмиятле көнне билгеләп үтәбез. 1944 елның 27 гыйнварында совет гаскәрләре Ленинградны камалыштан азат итте. Әлеге батырлык совет халкының кыюлыгын һәм ихтыяр көчен күрсәтүнең чын үрнәге булды.
Ленинград камалышы – илебезгә кичерергә туры килгән иң авыр вакытларның берсе. Аның халкы 872 көн үзен нык һәм батырларча тоткан. Көн саен алар үзләрендә көрәшергә, эшләргә һәм яшәргә көч тапкан. Ленинградның бөек батырлыгы турындагы хатирәләрне саклау һәм аны балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру – безнең изге бурыч!
Ватаныбыз өчен гомерләрен аямаучыларга мәңгелек хәтер! Һәркемгә дә нык сәламәтлек, бәхет һәм тыныч күк йөзе телим!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев