Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов районның мәдәният тармагы хезмәткәрләренә һәм ветераннарына мөрәҗәгать итә

25 март – Мәдәният хезмәткәре көне

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов районның мәдәният тармагы хезмәткәрләренә һәм ­ветераннарына мөрәҗәгать итә: 

–  Бу көнне без кешелекнең кыйммәтле мәдәни мирасына кушылырга ярдәм итүчеләрне – китапханә һәм музей хезмәткәрләрен, сәнгать мәктәбе педагогларын, мәдәният йортлары һәм авыл клублары хезмәткәрләрен хөрмәтлибез. 

Бу көн туган җиребезнең рухи үсешенә һәм бай мәдәни мирасыбызны киң танытуга бәяләп бетергесез өлеш кертүчеләрне, Тәтеш районының күпмилләтле мәдәниятенең үткәненә, бүгенгесенә һәм киләчәгенә битараф булмаганнарны берләштерә.

Тырыш иҗади хезмәтегез һәм югары рухи очышыгыз өчен сезгә ихлас рәхмәтемне белдерәм. Бетмәс-төкәнмәс илһам, яңа казанышлар телим. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык, җитешлек юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев