Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов социаль өлкә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый

8 июнь – Социаль хезмәткәр көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов социаль өлкә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бәйрәм белән котлый:

– Халыкны социаль яклау органнары хезмәткәрләренә зур җаваплылык йөкләнгән.

Ел саен 6 меңнән күбрәк тәтешлегә төрле ярдәм күрсәтелә – бу районның һәр өченче кешесе диярлек. Шуларның 1833е – инвалид кеше, шул исәптән 76сы сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар. 134 кешегә өйләренә барып хезмәт күрсәтелә, ә 45 кешегә картлар һәм инвалидлар интернат-йортында стационар хезмәт күрсәтелә. Тәтеш районының социаль өлкәсендә үз һөнәрләренә ихлас күңелдән бирелгән чын профессионаллар эшләве сөендерә. Тармактагы 74 белгечнең һәрберсенә эшкә җаваплы караулары, ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең язмышына игътибарлы булулары өчен рәхмәтлемен.

Социаль хезмәтләр ветераннарына кешеләргә ихлас хезмәт күрсәтүләре, һөнәрләренә тугрылыклы булганнары өчен хөрмәт белдерәм. Сез хезмәт куйган еллар эчендә бик күп эш тәҗрибәсе тупланды һәм күркәм традицияләр сакланды.

Барлык социаль өлкә хезмәткәрләрен котлыйм һәм сезгә фидакарь, авыр, киеренке хезмәтегез, сабырлыгыгыз, кешеләрнең йөрәкләренә һәм күңелләренә салган игелегегез, рух күтәренкелегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм! Сезгә ихлас күңелдән сәламәтлек, бәхет, җиңел булмаган хезмәтегездә уңышлар, гаиләләрегездә татулык һәм эшегездә иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев