Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Сугышчан дан көне уңаеннан Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә

2 февраль – Совет гаскәрләренең Сталинград ­сугышында немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Сугышчан дан көне уңаеннан Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә: 

– Сталинград сугышы Ватаны­бызның азатлыгы һәм бәй­сезлеге өчен көрәштә халкыбызның чын каһарманлыгы символына әверелде. Сугыштагы ике йөз героик көн Россия тарихына мәңгегә кереп калды. Тиңдәшсез батырлык, ­какшамас ихтыяр, рух ныклыгы Бөек Ватан сугышы барышына тамырдан йогынты ясап, Җиңүнең нигезе булды. 

Сталинградны саклаучылар, җиңү­челәрнең барлык буыны сугышчан батырлык кына эшләп калмады. Алар безгә бөек мирас – Ватанга мәхәббәт, аның мәнфәгатьләрен һәм бәйсезлеген якларга, теләсә нинди сынаулар алдында нык торырга, туган илебез турында кайгыртырга һәм аның чәчәк атуы өчен хезмәт куярга әзер булуны тапшырып калдырды.

Хөрмәтле ветераннар! Безгә тыныч тормыш бүләк итүегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, озын гомер һәм иминлек телим. Якыннарыгыз һәм туганнарыгыз һәрчак янәшәгездә булсын! Ватан өчен һәлак булган геройларга мәңгелек хәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев