Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкын Бөек Җиңү көне белән котлый

9 Май - Бөек Җиңү көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районы халкын Бөек Җиңү көне белән котлый:

– Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, солдат толлары, сугыш чоры балалары, сугышчы-интернационалистлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, Тәтеш районы халкы һәм кунаклары!

Сезне чын күңелдән Бөек Җиңү көне – илебез тарихына тиңдәшсез батырлык, бердәмлек һәм какшамас рух ныклыгы символы булып кереп калган изге бәйрәм белән котлыйм!

9 Май – ул календарьдагы гади генә дата түгел. Бу горурлык һәм кайгы, шатлык һәм рәхмәт көне, тынычлыкны чиксез корбаннар бәрабәренә саклап калганнарның батырлыгы алдында баш ия торган көн. Фронтовикларның каһарманлыгы һәм тыл хезмәтчәннәренең фидакарьлеге безнең өчен һәрвакыт какшамас рух ныклыгы, батырлык үрнәге булып кала. Бүгенге көндә 1945 елгы Җиңү – ул гомуми казанышыбыз, ирегебез һәм киләчәк буыннар язмышының нигезе икәнен яхшы аңлыйбыз.

Кадерле ветераннар! Үлемсез батырлыгыгыз, Җиңүгә булган  ышанычыгыз һәм аяз күк йөзе өчен сезнең алда баш иябез! Сез безнең өчен һәрвакытта яшәүгә омтылыш, фидакарьлек һәм Ватанга тугрылык үрнәге булып каласыз. Без сугыш кырларында калган, гомерләре яшьли өзелгән якташларыбызны хөрмәт белән искә алабыз. Һәлак булганнарга мәңгелек дан һәм хәтер!

Бүгенге көндә без тынычлыкның никадәр мөһим икәнен яхшы аңлыйбыз. Махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз турында без аеруча горурлык һәм дулкынлану белән сөйлибез. Тәтеш районыннан 400дән күбрәк саклаучы – Җиңүчеләр буынының лаеклы дәвамчылары – кулларына корал тотып Россия мәнфәгатьләрен яклый.

Сезгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим. Һәр көнегез туганнарыгызның һәм якыннарыгызның игътибары, кайгыртучанлыгы, мәхәббәте белән тулыланып торсын! Бөек Җиңү көне белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев