Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче православие динендәге кешеләрне бәйрәм белән котлый
19 гыйнвар – Хач ману бәйрәме.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүче православие динендәге кешеләрне бәйрәм белән котлый:
– Христианнар әлеге бәйрәмне рухи чистарыну һәм шатлык хисләре белән каршы ала. Ул турылыклы гамәлләргә рухландыра, шәфкатьлелек, гаделлек, якыннарыңны яратырга кирәклеге турында искә төшерә.
Бу барлык православие христианнары өчен иң хөрмәт ителгән һәм озак көтелгән бәйрәмнәрнең берсе. Ул өмет һәм мәхәббәт бүләк итә, рухи баюга һәм бердәм булырга ярдәм итә.
Бу шатлыклы бәйрәм көнендә сезгә чын күңелдән Аллаһының мәрхәмәте, күңел күтәренкелеге, озак елларга җитәрлек рухи көч һәм тән ныклыгы телим. Тормышыгызда тынычлык һәм татулык булсын! Ныклы сәламәтлек һәм озын гомер, шатлык, игелек һәм иминлек юлдаш булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев