Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә

15 февраль – Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:

– Хөрмәтле сугышчы-интернационалчылар, Әфган сугышы ветераннары! Бүген без мөһим датаны – Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгын билгеләп үтәбез. Бу – Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән барлык һәлак булган россиялеләрне искә алу, һәм өйләренә кайтканнарга тирән ихтирам һәм рәхмәт белдерү көне. 

Хөрмәтле ветераннар! Сез локаль кораллы бә­релешләрдә Россия мәнфәгатьләрен намус белән якладыгыз, сезнең батырлыгыгыз, каһарманлыгыгыз, кыю­лыгыгыз ышаныч һәм коткару булды! Сезнең үрнәгегез яңа буыннарны теләсә нинди сынаулар алдында нык торырга рухландыра.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән бәхет, уңышлар, сәламәтлек, иминлек һәм тыныч күк йөзе телим!

фото: архив/Авангард
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев