Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә
21 февраль – Халыкара туган тел көне.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләргә мөрәҗәгать итә:
– Халыкара туган тел көне – туган телдә аралашу чарасы гына түгел, ә халыкның күңеле, аның тарихы һәм мәдәни коды булуын искә төшерү өчен менә дигән сәбәп тә. Үзебезнең ата-бабаларыбыз телендә сөйләшү мөмкинлеге – буыннан-буынга сакчыл рәвештә тапшырыла һәм безне тамырларыбыз белән бәйли торган кадерле бүләк.
Ихлас күңелдән туган ягыгызны яратуыгызны, телегез белән горурлануыгызны һәм мәдәниятегезне данлавыгызны телим. Чөнки ата-бабаларыбызның теле безгә яшәргә, иҗат итәргә һәм киләчәк буыннарга кыйммәтле рухи байлыклар тапшырырга көч бирә. Һәрберебез өчен кадерле сүз һәрвакыт көчле һәм куәтле үсеш коралы, ярдәм һәм илһам чыганагы булып калсын.
Туган телне белү һәм хөрмәт итү – ул үз халкыңның тарихына гына түгел, ә безнең районда һәм илебездә яшәүче күпсанлы башка милләт вәкилләренең мәдәниятенә дә хөрмәт тәрбияләү юлы. Әлеге байлыкны кадерләп саклау, белемнәребезне камилләштерү һәм балаларда үз тамырларына горурлык хисе тәрбияләү – безнең уртак бурычыбыз.
Һәркемгә нык сәламәтлек, гаилә җитешлеге, тынычлык һәм иминлек, шатлык һәм алгарыш телим!
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев