Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәү­челәрне бәйрәм белән котлый

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәү­челәрне бәйрәм белән котлый: 

– 23 февральдә без илебезнең иң хөрмәтле бәйрәмнәренең берсен – батырлыкны, намусны һәм Ватанга тугрылыкны гәү­дәләндерүче Ватанны сак­лаучылар көнен билгеләп үтәбез. Ул илне саклауны үз тор­мышының хезмәте итеп сайлау­чыларга хөрмәт символы булып тора. Без җиңүчеләр буыны – Бөек Ватан сугышы ветераннары алдында баш иябез, сугыш­чы-интернационалистларның һәм локаль конфликтлар аша үткәннәрнең батырлыгын хөр­мәт итәбез. 

Бүген батырлык һәм ватан­пәр­вәр­лек традицияләрен герой­ларның яңа буыны дәвам итә. Махсус хәрби операция зонасында безнең якташларыбыз хәрби бурычларны намус белән үтиләр, ныклык һәм антка тугрылык күрсәтәләр. Без аларның җиңү белән исән-сау кайтуларын түземсезләнеп көтәбез. Без хәрбиләргә, алар­ның гаиләләренә, яңа Россия территорияләренең тыныч халкына мөмкин кадәр ярдәм күрсәтүне дәвам итәбез.

Шулай да илебезнең крепос­те алгы сызыкта гына булдырылмый. Безнең район халкы яшеренү челтәрләре үрә, фронтка гуманитар ярдәм җыя – һәркем үз  урынында уртак җиңүгә өлеш кертә. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елы дип игълан ителгән 2026 ел – моңа иң яхшы дәлил һәм барлык буыннарның батырлыгына ихтирам күрсәтү. 

Хөрмәтле Ватан сакчылары! Сез – Россиянең ышанычы һәм терәге! Сезгә чын йөрәктән нык сәламәтлек, җитешлек һәм­ тыныч күк йөзе телим! 

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев