Тәтеш яңалыклары

Тәтеш районы "Тәтеш таңнары" газетасы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне котлый

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтеш районында яшәүчеләрне котлый:

– Һәр бала имин балачакка лаек. Һәм без моның өчен барлык шартларны булдырырга тиеш. 

Безнең төп бурыч – Тәтеш районында яшәүче яшь буынны белем һәм һәрьяклап үсеш  белән тәэмин итү. Алар хакына мәктәпләр, балалар бакчалары, өстәмә белем бирү үзәкләре, китапханәләр, мәдәният йортлары һәм спорт объектлары төзекләндерелә. Балалар өчен түгәрәкләр, секцияләр, җәйге лагерьлар эшли.

Балаларыбызның олимпиа­даларда, конкурсларда һәм ярышларда район данын лаеклы яклавы сөендерә. Без аларның талантын ­хуп­лаячакбыз. 

Барлык балаларга нык сәла­мәтлек, тугры дуслар һәм имин каникуллар телим!

Балаларыбызның балачагы шатлыклы, күңелле, бәхетле булсын. Аларның йөзләре һәрвакытта бәхетле елмаюдан балкып торсын, ә якты хыяллары һичшиксез тормышка ашсын. Барыгызга да нык сәла­мәтлек, гаилә иминлеге, тынычлык, җитешлек телим!

фото: архив/Авангард


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев