Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
Көн темасы

Татарстан тотрыклылык, татулык һәм иминлек үрнәге булып тора

30 август – Татарстан Республикасы көне.

– Татарстан тотрыклылык, татулык һәм иминлек үрнәге булып тора. Без республикабыз, аның данлы үткәне, хәзерге казанышлары белән хаклы рәвештә горурланабыз һәм аның якты киләчәгенә ышанабыз, без аны уртак тырышлык белән алып барачакбыз, чөнки тарихи ватаныбыздагы халыкның хезмәт сөючәнлеге һәм рух күтәренкелеге, үткәнгә һәм милли-мәдәни кыйммәтләргә ихтирамлы мөнәсәбәте яхшы яшәү дәрәҗәсен тәэмин итүгә өмет уята.
Тәтеш шәһәренең тарихы – якты һәм күпкырлы елъязма ул, аның битләрендә казанышлары белән безнең якны данга күмгән талантлы һәм күренекле кешеләрнең биографияләре чагылдырылган. Безнең шәһәрдә хезмәт сөючән, кунакчыл, үз эшенә һәм туган җиренә тугры, үзләре һәм якыннары өчен яхшы киләчәккә омтылучы кешеләр яши.
Киләчәктә дә республикабыз һәм шәһәребез матурлансын, һәр гаиләнең тормышы шатлык, иминлек һәм иртәгесе көнгә ышаныч белән тулылансын иде!

Тәтеш муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты

фото: Татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев