Балалар экология һәм җирне пычранудан ничек саклап калу турында сөйләштеләр.
«Әкият» балалар бакчасында Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе хезмәткәрләре Хәйсарова Әминә Таһир кызы һәм Габделхакова Лилия Рәшит кызы мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән «Чиста шәһәр» исемле кызыклы һәм танып белү экоурыннар чарасы үткәрделәр. Бу хакта Тәтеш шәһәренең «Әкият» балалар бакчасы хәбәр итә
Балалар экология һәм җирне пычранудан ничек саклап калу турында сөйләштеләр, мультфильм карадылар, табышмакларны чиштеләр. Очрашу ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.
Нет комментариев