26 апрель – Радиация һәлакәтен һәм фаҗигасен бетерүдә катнашучылар көне
(Тәтеш, 26 апрель, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина). Чернобыль атом электр станциясендә һәлакәт булган көнгә 35 ел узды.
Иксез-чиксез Ватаныбыз кешеләре Чернобыль һәлакәтен бетерүгә җибәрелгән. Чернобыль АЭСы фаҗигасен юкка чыгаруда ярдәм итәр өчен илебезнең барлык почмакларыннан хәрбиләр җыелган. Һәлакәт урынына Тәтеш районыннан да 20дән күбрәк кеше чакырылган. Көч-кодрәтле ир-егетләргә үз гомерләрен куркыныч астына куеп, төзексезлекләрне бетерергә, дезактивация үткәрергә, шартлаган реактор өстенә саркофаг төзергә туры килгән. “Бурычыбызны үтәдек”, – диләр анда катнашучылар.
Танылган якташыбыз, генерал-майор Владимир Хапаев Чернобыльгә беренчеләрдән булып киткән, ул фаҗиганең сәбәбен тикшерү белән шөгыльләнгән. Владимир Аверкиевич үз гомерендә әллә ничә тапкыр нурланыш алган. Ул 1957 елда Чиләбе-40та “Маяк” яшерен предприятиесендә килеп чыккан гадәттән тыш хәлгә, атом производствосы калдыкларын саклый торган урынга, тикшерү үткәргән. Чернобыльдә ул икенче зур нурланыш алган, җимерелгән АЭСта 1дән 18 майга кадәр булган. Кеше өчен нурланышның рөхсәт ителә торган нормасы – бер елга 0,5 бэр (ренгенның биологик эквиваленты). Владимир Хапаев Чернобыльдә 80 бэр алган. Аның сүзләре буенча, Чернобыльдә ул 106 кило авырлыкта булган, аннан соң 40 килога ябыккан.
– Анда күргәннәре турында ирем сөйләмәде. Өч айдан кайтты, бөтенләй ябыккан иде, хәтта чалбарларын тарайтып тегәргә туры килде, – дип сөйли ире Илгизәр Хәертдинов турында аның тол калган хатыны Әлфия Абдулла кызы, нурланышның организмга тәэсире турында искә төшереп. – Ирем белән икебез дә бер авылдан – Зур Әтрәчтән, бер елгылар, сыйныфташлар. 6нчы сыйныфтан дуслашып йөрдек, безгә 22 яшь тулгач өйләнештек. Краснодар краена киттек. Илгизәр Энем поселогындагы керамика заводында тракторчы булып эшләде. 1987 елның июнендә аны хәрби комиссариатка чакырып алдылар. Кайда һәм нинди максат белән икәнлеген бернәрсә дә аңлатмаганнар. Үзе белән бары тик савыт, кружка, кашык алырга әйткәннәр. Юлда гына аңлатканнар. Без ике көн саен хат алып тордык. Ул өйне сагынды, йорт хуҗалыгын берүзем ничек алып бара алырмын икән дип борчылды, кечкенә балаларыбыз – Люция белән Илдар турында сораша иде. Казармада яшәүләре, иртән радиаторга алып барулары, анда бина диварларын махсус эремә белән чистартуларын һәм алардан нурланыш тузанын юдыруларын яза иде. Заводта озак эшләмәде, инвалидлык буенча группа бирделәр. 2001 елда без туган якка кайттык, тик бәхетебез озакка сузылмады, иремне паралич сукты һәм 2005 елда вафат булды. Ул медаль белән бүләкләнде.
1986 елның июнендә Олы Тарханнан Чернобыльгә җибәрелгән Рәсил Вахитов авария зонасында ярты елга якын шофер һәм йөк төяүче булып эшләгән.
Тумышы белән Чинчурино авылыннан Рәшит Кадыйровны 1987 елның ноябрендә чакырып алганнар, аның белән бергә Монастырскийдан, Богдашкинодан һәм Тәтештән дә кешеләр булган. Ул химия батальонында дезактиватор булып хезмәт иткән, атом станциясенең 3нче энергоблогында эшләгән, чөнки аны суыту өчен азот кулланганнар.
– Палаткаларда яшәдек, сменалап эшләдек, производство биналарындагы цинк калайдан ясалган идәнне химик составта чылатылган чүпрәк белән сөрттек. Һәр эшкәртүдән соң киемнәрне алыштырдык, душ кердек, нурланыш дәрәҗәсе даими тикшереп торылды, – дип искә ала Рәшит Шәһит улы.
Александр Петухов Тәтештән 1988 елда чакырылган. Ул Припять шәһәре янында, элек шунда яшәгән кешеләр туган йортларына кире кайтмасыннар өчен, радиация зонасы территориясен 45 көн дәвамында саклаган. Зарарланган әйберләрне махсус техника ярдәмендә күмү белән шөгыльләнгән. “Һәлак булучыларны коткарган өчен” медале белән бүләкләнгән.
– Алмагачлардагы гаять зур алмаларны өзәбез дә, кабыкларын һәм үзәкләрен әрчеп ашый идек, – дип сөйли Александр Михайлович. – Аларны чистартылмаган килеш ашарга ярамады, алар зур дозада нурланыш алганнар иде.
Якташларыбыз Николай Лоскутов, Александр Земков, Михаил Андреев, Александр Артемьев, Анатолий Аржаматов, Александр Молчаев, Владимир Исаев, Сергей Васин, Александр Князькин һәм башкалар үзләренең сәламәтлекләре бәрабәренә кешелекне көчле радиоактив нурланыштан коткарганнар.
Аларның барысы да тыныч вакытта батырлык эшләгәннәр.
Нет комментариев