Балачак утрауларында – күңелле җәй
Алабирде урта мәктәбендә укучылар өчен “Балачак утраулары” дип исемләнгән мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагере үз ишекләрен ачты.
Биредә һәр яңа көн кабатланмас вакыйгаларга, якты тәэсирләргә бай.
– Җәйге каникуллар җитү белән мәктәбебездә мәктәп яны сәламәтләндерү һәм хезмәт лагере эшли башлады. Һәр яңа көн күңелле чаралар белән тулыланып тора. Мәсәлән, лагерьда Балаларны яклау көне төрле кызыклы чараларны үз эченә алды. Ул табышмаклардан, җырлардан, шигырьләр укудан һәм төрле конкурслардан торды, – дип уртаклаша укытучылар.
Җәйге мәктәп яны лагереның барлык көннәре дә мавыктыргыч уза. Балалар күңел ачалар, иҗат һәм яңа ачышлар мохитенә чумалар.
Лагерьга йөрүчеләр ватанпәрвәрлек рухындагы чараларда бик теләп катнашалар. Алар махсус хәрби хәрби операциядә булган авылдашларының әниләре белән очрашуга багышланган патриотик чарага кушылганнар, төсле акбур белән тынычлык темасына рәсемнәр ясаганнар. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән очрашканнар, алар балаларга җәйге каникул вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләгән. Балалар иҗат белән шөгыльләнгәннәр: үз отрядларының эмблемасын уйлап тапканнар һәм ясаганнар, отряд почмакларын бизәгәннәр.
Авыл китапханәсенә экскурсиягә барганнар. Алар анда китаплар дөньясы белән танышканнар: ачык энциклопедияләрне караганнар, китапханәнең ничек төзелгәнен белгәннәр, викторинада катнашканнар. Педагоглар лагерьдагы отрядлар өчен гадәти булмаган җитезлек ярышы оештырганнар. Күңелле ярышта дуслык җиңгән, барысы да моңа сөенеп, канәгать калганнар.
Укытучы Рәсим Галиәкбәров балаларга нейрогимнастика һәм сулыш гимнастикасы буенча күнегүләр өйрәткән.
Мәктәп лагерен оештыручылар билгеләп үтүенчә, балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге яңалыкларны беләләр, “Дәреслекләргә икенче тормыш бүләк ит” акциясендә, лагерь эстафетасында катнашалар.
“Табигатьне яшәрт” проектында яшь рәссамнар гаҗәеп композицияләр иҗат итәләр һәм матурлыкны күрергә өйрәнәләр. Авылның “Ат улагы” чишмәсенә походка баралар Үләмә елгасының тыюлык территориясен чистарталар. Хезмәт лагерендагылар мәктәп территориясен төзекләндерү белән шөгыльләнәләр. Бәйге рәвешендәге уеннарда ярышалар.
Отрядлар РФ территориясендә яшәүче халыклар турында иҗади чыгышлар әзерлиләр. Аларга фотокросс һәм бик күп кызыклы, гадәти булмаган фотографияләр ясарга тәкъдим ителә.
Алабирде мәктәп яны лагеренда узган җәйге ял кабатланмас, файдалы һәм мавыктыргыч булуы белән истә калырлык. Лагерьда ял итүнең һәр көнендә балаларны тирән тәэсирләр, файдалы чаралар, онытылмас мизгелләр көтә.
Әлфия Заһидуллина фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев