Балалар мәктәп яны лагеренда ял итә
Россия Герое Андрей Соколовский исемендәге 2 нче Тәтеш урта мәктәбендә «Кояшкай» мәктәп яны лагере ачылды.
– «Беренчеләр хәрәкәте»нә багышланган беренче сменада 86 бала катнашты, – дип хәбәр итте лагерь начальнигы Юлия Ильина.
– Быел безнең мәктәп «Вожатый» белгечлеге буенча һөнәри белем алуга лицензия алды. Гомуми урта белем турындагы аттестат белән бергә алар «Вожатый» белгечлеге буенча һөнәри белем алулары турында таныклык алачаклар. Биредә, мәктәптә, укучылар озайтылган көн төркемендә һәм каникул вакытында мәктәп яны лагеренда практика узалар, – дигән мәгълүмат бирде директорның уку эшләре буенча урынбасары Наталья Вахтурова.
Аделина Камалиева 11 нче сыйныфка күчте, җәйге каникулларда ул бишенче сыйныф вожатые.
- Балалар белән таныш инде, барысын да исемләп беләм. Смена минем өчен дә, балалар өчен дә мавыктыргыч һәм күңелле узар дип уйлыйм, – дип уртаклашты укучы бала.
фотоны Елена Емельянова тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев