Алабирде китапханәсе барлык елларда һәм бүгенге көндә дә авылның мәдәни үзәге булып кала.
(Тәтеш, 24 апрель, “Тәтеш таңнары”, Ләйсан Мантова).
– Китапханәдә бик күп кешеләр эшләгән, ләкин, ни аяныч, алар турындагы мәгълүматлар бик аз калган, – ди китапханәче Чулпан Нигъмәтуллина (фотода). – Китаплар хәзинәсен үзенең хезмәте белән җыючылар һәм саклаучылар хакындагы истәлекләрне кадерләргә кирәк.
Чулпан Наил кызын китапханәнең үсеш тарихы кызыксындырган, һәм ул шул хактагы мәгълүматларны берәмтекләп җыйган. Алабирде авылында китап уку йорты кайчан ачылуын раслаучы язу сакланмаган. Өлкән кешеләр хатирәләре буенча, ул 30нчы еллар уртасында эшләгән, Бикмуллин Фәттах, Шиһапов Гыйләҗ, Сираҗев Миннегали китапханә эшенең башлангычында торган. Китап фонды зур булмаса да, балалар һәм олылар бирегә килгәннәр: гәҗитләрне һәм журналларны бик теләп караганнар. Биредә китапны кычкырып уку тәҗрибәсе булган. Китапханә китап уку йортыннан иске клуб бинасына күчерелгәч, китапханәче булып Хисамова Тәнзилә эшләгән. 1944 елда китапханәне Хөсәен Ямашев исемендәге колхоз идарәсенең иске бинасына күчергәннәр, мөдирлек итүне Шәнгәрәев Миңнеәхмәт кабул итеп алган.
Биредә, 1945 елдан 1950 елга кадәр, Гыймадиева Сария, Гарифуллин Габбаз, Шакиров Садырислам, Хәертдинов Камәртдин бер-берләрен алыштырып эшләгәннәр. 1950 елда китапханәне янә иске клуб бинасына күчергәннәр, китапханәне Япон сугышында катнашкан 24 яшьлек Шәйхулла Гыймрановка ышанып тапшырганнар. Шәйхулла Гашыйк улы китап укучылар белән булган төп хезмәтеннән тыш, сугышчан хәбәрләр һәм үзенең якташларының хезмәт уңышлары турындагы мәгълүматларны яктыртып барган. Ул китапханә белән 14 ел мөдирлек иткәннән соң, 30 ел Алабирде авылы клубы мөдире булып эшләгән.
1965 елда китапханә вакытлыча Никифоровога күчерелгән һәм бер елдан Алабирденең яңа мәдәният йортында үзенең яңа урынын бәйрәм иткән, анда китапханә өчен ике бүлмә бүлеп бирелгән. Бу вакытларда китапханәдә Хәлилов Салих, Минһаҗев Нәҗип, Заһидуллина Дания, Шәрәфетдинова Рауза, Зәйнуллина Налия эшләгән.
1973 елда китапханәгә эшкә Рәшидә Шәрәфиева килгән. Рәшидә Гомәр кызы үз эшенең остасы, үзенең бар гомерен китапханәгә багышлаган, туплаган тәҗрибәсен яшьләргә өйрәтеп калдырган. 2012 елда ул лаеклы ялга чыккан, һәм китапханәче булып Рамилә Җәләлиева эшли башлаган. Шушы елларда бирелгән бик күп сандагы Грамоталар һәм Рәхмәтләр авыл китапханәчесенең югары күрсәткечләре турында сөйли.
Тумышы белән Олы Тормыдан, югары белемле педагог һәм мәктәп укучылары белән зур тәҗрибәсе булган Чулпан Нигъмәтуллина биш ел элек китапханәне кабул итеп алган.
Китапханә тулы тормыш белән яши – ял итү залы ачылган, анда журналлар карарга, китаплар укырга, рәсем ясарга, ребуслар һәм кроссвордлар чишәргә, файдалы кул эшләнмәләре иҗат итәргә мөмкин. Биредә китаплар саклану һәм бирелү белән бергә, шулай ук авыл кешеләренең күңелендә озак вакытлар истә калырлык танып-белүле күргәзмәләр, кызыклы викториналар һәм бәйгеләр белән бәйрәмнәр, төрле кичәләр, очрашулар булып тора.
– Без мәдәният хезмәткәрләре, “Ак калфак” активистлары, балалар бакчасы һәм мәктәп коллективлары белән бергә тату эшлибез, – дип якташларына рәхмәт белдерә Чулпан Наил кызы. – Чараларны бергә уздырабыз, яңа планнар төзибез, яңа проектлар уйлап табабыз. Алабирделәрнең мәдәни кыйммәтләргә кызыксынуы кимеми, һәм бу ихластан сөендерә.
Нет комментариев