Георгий Ганюхин: Яңалыкларны газетадан беләләр
(Тәтеш, 23 октябрь, “Тәтеш таңнары”).
(Тәтеш, 23 октябрь, “Тәтеш таңнары”, фото Мәдина Ибәтуллина).
Георгий Ганюхин:
– Безнең район газетасына әти-әни дә языла иде, мин дә, үз гаиләмне төзегәннән соң, яздыра башладым. Хатыным белән “Авангард” газетасын 45 ел алдырабыз булып чыга.
Мин яңалыклар белән кызыксынам, спортчылар, райондагы авыл хуҗалыгы эшчәнлеге турында төрле язмаларны укырга яратам. Таныш кешеләр турындагы язмаларны күргәч, бик шатланам, алар өчен куанам. Шәһәрдә барган үзгәрешләргә дә сөенәм: кайдадыр биналар ремонтлана, кайдадыр яңа төзелеш бара, ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү мәйданчыклары төзекләндерелә, балалар өчен дә уйнау урыннары бар. Шәһәр буйлап барганда барысын да күреп бетереп булмый, күбесен газетадан укып беләбез. Безнең участокка бик әйбәт почтальон – Оля хезмәт күрсәтә, ул җаваплы, ачык йөзле, без аны һәрвакыт көтеп алабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев