Икмәкнең хуш исе тарала
Кызыл Йолдыз авылы кайчандыр алга киткән инфраструктура белән торак пунктны күз уңында тоткан, әмма хәзер биредә нибары бер йорт калган.
(Тәтеш, 1 сентябрь, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА). Удельное Нечасовода булгач, кызылйолдызлылар белән очрашырга барабыз, алар 70нче еллар азагында күршедәге Алекина Полянага күченгән. Биредә, авыл китапханәсендә, без алар хәтерендәге үткәннәр күренешен яңартырга телибез.
Валентина һәм Валерий Чумаковлар, Любовь Иванова, Галина Авдеева безне инде көтәләр, һәм буш кул белән түгел: алар аклы-каралы фоторәсемнәр алып килгәннәр. Сурәттән яшь егетләр һәм кызлар карап тора, күпчелегенең эзләре инде вакытлар узу белән югалган. “Бу армиягә озату, – дип аңлаталар берничә фоторәсемнең килеп чыгышын хатын-кызлар. – Элек бит хезмәт итәргә ничек итеп озаттык, бөтен авыл белән гөрләтеп бәйрәм иттек, әле тагын Тәтешкә хәрби комиссариатка кадәр машина кузовында бара идек”.
Егерменче елларда күченеп утыручылар нигез салган Кызыл Йолдыз башта поселок исемен алган, ләкин вакытлар узу белән торак пункт авыл дәрәҗәсенә кадәр “үскән”. Беренче яшәүчеләрнең кем икәнлеге төгәл билгеле түгел, әмма кулак дип куылган гаиләләрне нәкъ тә менә бирегә сөрүләре турында риваять бар. Дөрес, моны раслаучы фактлар юк. Поселокта төрле милләт кешеләре дус һәм бердәм яшәгән. “Май чабуда хәтта татарлар да йомырка буйый иде”, – ди Валерий Чумаков.
“Башлангыч мәктәптә ике сменада укыдык. Медпункт, кибет, авыл клубы да бар иде, анда кино күрсәттеләр, әле тагын үзебезнең икмәк пешерү урыны булды. Икмәк пешерә башлагач ук, бөтен поселокка хуш ис тарала! Үзебезнекеләр өчен генә пешерделәр, ә артык калса, күрше авылларга илттеләр. Чикләвекне урманнан капчыклап җыеп кайттык. Хуҗалык Кыят спирт совхозы белән бәйле чакта сигез фатирлы барак төзедек. Кызыл Йолдызда 1966 елда “Тәтеш” симертү совхозы оешты. Фермада ике меңнән артык дуңгыз бар иде. Ә мәктәпне япкач, халык та кайсы кая китә башлады: күпләр Иске Майнага, Тәтешкә, Түбән Новгородка китте”, – дип сөйлиләр кызылйолдызлылар. Аралашкан арада чәй эчеп алдык, аннары авылга барырга уйлаштык. Валерий Чумаков белән Галина Авдееваны озатып йөрүчеләр буларак, үзебез белән иярттек.
Тузанлы һәм эссе, машина тәрәзәсеннән күзләрне чагылдырырлык алтынсу төстәге иксез-чиксез иген кырлары күренә. Юл салынган җирдән сулга китәбез, алда – урман, аның яныннан – кояшта сарыланган ачык яшел төстәге үләннәрдән авылара юл сузылган. Һәм менә киң алан ачыла, анда – Кызыл Йолдызда яшәүче бердәнбер кеше Иван Таймановның йорты һәм хуҗалык корылмалары. Янәшәдә еллар узу белән төсен җуйган, түбәләренең борыслары төшкән бура бер ялгызы басып тора. Безнең “экскурсоводлар” хәбәр иткәнчә, бу элекке колхоз ашханәсе. Сулда – камыш басып алган күл: ул кайчандыр Кызыл Йолдызның үзенә бер төрле истәлекле урыны булган.
Валерий Александрович белгәннәрен сөйли, үзе дә сизмәстән хатирәләр төпкеленә чума. Куе булып үскән каты куралар арасында җил уйный, биек үләннәр җиргә бөгелә, һәм кайчандыр монда тормыш гөрләп торуына күңел дә ышанмый. Гаҗәп, безгә Америка өрәңгесе чытырманлыгы арасыннан җиргә иңгән өйне, чокырдагы бура белән әйләндереп алынган, ерактан коены хәтерләткән чишмәне эзләп табарга насыйп булды. “Менә монда мунча иде, ә биредә – балалар бакчасы”, – дип гәп куерталар үткәннәре уртак булган ике әңгәмәдәшем, безгә игътибар да итмичә.
Китәбез. Коймалап алынган каберлек, калкулыкта кызыл кирпечтән эшләнгән сыер абзары, рәт-рәт булып тезелгән төз каеннар артта кала. Күзне йомгач, әйтерсең лә яңа пешкән икмәкнең хуш исе аңкыйдыр һәм Кызыл Йолдыздагы яланаяклы балаларның шат авазлары ишетеләдер сыман тоела...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев